ТР хәзер онкология авырулары белән 90615 пациент исәптә тора. Гомумән 2015 елда республикада шешләрнең таралганлыгы буенча беренче урынга сөт бизенең яман шеше чыкты. Татарстанда шундый диагноз белән хәзер 15 меңнән артык пациент яши, шуның өстенә һәр ел саен тагын мең ярым яңа очрак ачыклана.
ТР ССМ Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе Мәгариф идарәсе белән бергәләп туберкулез профилактикасы турында ата-аналарга хәбәр итү буенча масштаблы акцияне беренче тапкыр уздырды. Туберкулез белән көрәшү ун көнлеге чикләрендә белем бирү һәм мәктәпкәчә балалар оешмаларында җыелышларда роликны трансляцияләү һәм белешмәләрне тарату белән табиблар-фтизиатрларның, педиатрларның, фельдшерларның һәм белем бирү оешмалары шәфкать туташларының чыгышлары оештырылды. Чараларга 23 мәктәп, 52 мәктәпкәчә балалар оешмасы тартылды.
«Менделеевск районы үзәк хастаханәсе» ДАССОда онкология авырулары белән көрәшү елына багышланган «түгәрәк өстәл» уздырылды. «Түгәрәк өстәл» утырышына «Менделеевск» информацион үзәге» ТАТМЕДИА АО филиалының вәкилләре, сырхауханә буенча баш табиб урынбасары Бахматова О.А., беренчел онкологик кабинет табибы Миля Г.К. чакырылдылар. Баш табиб Василий Голованов сәламәт яшәү рәвешенең профилактикасы максатларына һәм бурычларына һәм онкологик авыруларны кисәтүгә игътибарны басым ясап юнәлдерде. Оешманың җитәкчесе озак дәваланмаган очракларның сәбәпләрен тавышландырды. Табиб- белгеч килгән кешеләрне онкология буенча статистика мәгълүматлары белән таныштырды.
22 мартта Иннополис шәһ. ТР Сәламәтлек министрлыгының Республика клиник хастаханәсенең Консультатив сырхауханәсенә, Италиядән медицина реабилитацияләү программасының аудиторын, профессор Mauro кертеп, Россиянең һәм Европаның әйдәүче реабилитологлары делегациясе килеп китте. Медицина үзәгенә кунаклар ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары С.А.Осипов озатуында килделәр.
Бүген Казан шәһ. Хезмәт сараенең Зур залында Россияй Федерациясе сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең Татарстан Республикасының профсоюз оешмасының IV Пленумы булды. Бу чарада «Менделеевск РҮХ» ДАССОның беренчел профсоюз оешмасы рәисе Никитина Р.Р. актив катнашты.
Семинар эшендә ТР 40 районыннан, Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән 81 делегат катнашты.
Мәктәп яман шешләрне профилактикалауга һәм дәвалауга багышланачак. Чараның катнашучылары – онкоурологлар – онкологик авыруларны диагностикалау һәм дәвалау өлкәсендә соңгы казанышларны яктыртачаклар. Мәктәпнең максаты – Россия регионнарында эшләүче онкоурологлар һәм башка белгечлек табиблары арасында әйдәүче белгечләрнең алдынгы тәҗрибәләрен таратырга. Мәктәп чикләрендә операцияләр бүлмәсеннән онлайн видеотрансляцияләр тәртибендә мастер-класслар уздыру ният ителә.
2016 елның 25 мартында Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә, Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Оренбургский тракт ур., 138, 9нчы блок адресы буенча Татарстан Республикасы хирургия хезмәтенең Йомгаклау медицина активы ( ТР Хирург көне) булачак. Чара 11.00 сәг. башлана.
Балалар республика клиник хастаханәсендә пациентлар өчен «Галиҗанәп теш щёткасы» дигән күңел ачу-белем бирү программасы оештырылды. Черүнең барлыкка килүен профилактикалау өчен сәламәт яшәү рәвеше мөһимлеге, авыз куышлыгының дөрес гигиенасы әһәмиятлелеге турында балаларга Казан дәүләт медицина университеты стоматология фаультетының студентлары-волонтерлары сөйләделәр. Казанда программаның үсешен һәм гамәлгә ашыруын башлаучы булып баш табиб И.М. Фәйзрәхманов җитәкчелегендә 5нче номерлы Балалар стоматология сырхауханәсе чыга. Сәхнәләштерелгән тамаша һәм гигиена дәресләре вакытында балалар тешләрне дөрес чистартырга өйрәнәләр, волонтерлар һәм студентлар белән бергәләп эшләү булачак табибларның күбрәк санын профилактика эшенә тартырга булыша.
Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары Васил Шайхразиев башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе бу көннәрдә Мәскәүдә узучы Көнчыгыш Европада һәм Үзәк Азиядә ВИЧ/СПИД буенча Бишенче халыкара конференциясендә (ЕЕСААС-2016) катнаша.