Зәй районында ЮТҺ

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

Узган кич, 20 сәг.30 мин., Зәй районында Урта Баграж авылы янында ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде. 1 кеше ЮТҺ урынында ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлде. Бер зыян күргән хатын-кыз уртача авыр хәлдә Яр Чаллы шәһ. АМЯХнә тапшырылды. Ике зыян күргән кеше җиңел травмалар белән табиб тикшерү өчен Зәй хастаханәсенә тапшырылдылар. ЮТҺ урынына Зәй РҮХ бригадасы чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International