Әлмәтнең эре сәүдә үзәкләренең берсендә узган ял көннәрендә шәһәрдә яшәүче кешеләр өчен акция узды. Медпрофилактикасы үзәгенең хезмәткәрләре һәм Әлмәт онкология үзәгенең белгечләре килүчеләргә артериаль кан басымын үлчәделәр, шулай ук онкология авыруларының профилактикасы турында, аерым алганда тире маланоманың үсешен ничек аңлап белергә, сөйләделәр. Акция Әлмәт районының Сәламәтлек саклау идарәсе белән оештырылды.