Мамадыш районында ЮТҺ

2016 елның 19 августы, җомга

Бүген 15сәг.38 мин. Мамадыш районында, Усали торак пунктына якын ЮТҺ булды. Җиңел автомобиль трактор белән бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде. Бер зыян күргән хатын-кыз авыр хәлдә һәм ике кеше, шул санда бала, уртача авыр хәлдә Алабуга РҮХнә тапшырылды. ЮТҺ урынына җирле табиб амбулаториясенең бригадасы һәм Мамадыш ашыгыч медицина ярдәме бригадасы чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International