Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәме 8 меңнән артык чакыру үтәде

2016 елның 22 августы, дүшәмбе

15 августтан башлап 21нә кадәр Казанның ашыгыч медицина ярдәме 8291 чакыру үтәде. Җәмәгать  урыннарына 1768 чакыру керде.

Чакыруларның күбесе – 6361 – төрле авырулар белән бәйләнгән, шул санда 167 инсульт һәм 46 инфаркт.  Бала табуларга 100 чакыру керде.

Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 1213 тапкыр чыкты, ЮТҺ урыннарына табиблар 53 тапкыр килделәр, анда 50 кеше зыян күрде, 22 кеше хастаханәләргә тапшырылды. Янгыннарга казан медиклары  23 тапкыр чыктылар, анда 10 кеше зыян күрде һәм 1 кеше үлде.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 251гә артты (авырулар һәм бәхетсезлек очраклары исәбенә).  Мөрәҗәгать итү саны янгыннар буенча – 2гә, көчле миокард инфарктлары буенча – 5кә, инсультлар буенча – 8гә артты.  Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 77гә артты.  Шуның белән бергә чакырулар саны ЮТҺ буенча 5кә азрак  һәм  бала табу буенча – 8гә азрак булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International