ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2015 ел
җомга

Бүген «Татнефть» ААҖнең һәм Әлмәт шәһ. медсанчастендә медоешманы оештыруның 60-еллыгына туры китерелгән бәйрәм чарасы булды. Тантана залында оешманың иң яхшы белгечләре һәм ветераннары, шәһәр һәм район җитәкчелеге, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының җитәкчелеге, чакырылган кунаклар җыелдылар. Бәйрәмнең хөрмәтле кунакларының берсе – ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин бүгенге чараны тарихи дип атады, шуның белән ул мизгельнең әһәмиятлелегенә басым ясады.

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Хөрмәтләү церемониясе Казан Кремлендә булды.

Мастер-класста Татарстан Республикасы медицина оешмаларының табиб-урологлары катнашачак. Бөтен ММЧ вәкилләренә операция бүлмәсенә барырга һәм кызыксындырган сораулар бирергә мөмкинлек биреләчәк.
Түбән Камада югары технологияле медицина актив үсә. Дәвалау оешмаларында оча сөяге-бот буынын эндопротезлау буенча операцияләр, бәйләвечләрнең пластикасы, умыртка баганасының сыну вакытында операцияләр, экстремаль түбән гәүдә массасы белән яңа туган балаларны яхшы карап терелтү, балаларга урологик операцияләр, ангиография һәм коронарография, стентлау уздырылалар.

2
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 1 июлендә Иннополис шәһәрендә «Студенческая» 4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОсы шәһәр халкын медицина хезмәте белән тәэмин итү өчен амбулатор үзәк ачты.
Казанда 27 июньнән башлап 3 июльгә кадәр физик һәм реабилитацион медицина буенча табиблар өчен Европа сертификацион программасы чикләрендә профессор-укытучылар составы өчен III белем бирү семинары уздырыла. Семинар чикләрендә белгечләр Казан шәһ.7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенә килеп киттеләр.

1
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстанда эш визиты белән – ERES (Exploraciones Radiológicas Especiales S.L.) Испания компанияләре төркеменең делегациясе. Рубен Дэль Посо Ирибаррия җитәкчелегендә делегация прграммасы чикләрендә 2нче номерлы Республика клиник хастаханәсенә, Республика клиник онкология диспансерына, Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенә, «ТР ССМ РКОД» ДАССОның Яр Чаллы филиалына, «ТР ССМ РКОД» ДАССОның Әлмәт филлиалына, Яр Чаллы шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә, «АВА-КАЗАН» клиникасына һ.б.  килеп китү алдан исәпкә алынган киң программа планлаштырылган. Испания ягының визит максаты – бердәм предприятиегә инвестицияләрнең максатчанлыгын билгеләү өчен мәгълүматлар җыю.

Чирмешән муниципаль районының Ульяновка саласында яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылуы булды. Бу инде «2012–2016 елларга ТР халкына беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү» программасы буенча төзелгән бишенче модульле ФАП.
Ул Татарстанда яңа медицина кадрларын ничек тарту, фармацевтикада импортны алмаштыру сәясәтен республиканың  ничек алып баруы һәм нигә льготникларга акча компенсациясеннән баш тарту һәм чын даруларны сайлау яхшырак турында сөйләде.

Бүген «Биек Тау район үзәк хастаханәсе» ДАССОда пациентларның Ак Барс Страховкалау төркеменең вәкилләре белән очрашуы узды. «Түләүсез медицина ярдәмен күрсәтү вакытында страховкаланган гражданнарның яклау хокукларын тормышка ашыру» дигән тема – бик актуаль.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International