Татарстанда эш визиты белән – ERES (Exploraciones Radiológicas Especiales S.L.) Испания компанияләре төркеменең делегациясе. Рубен Дэль Посо Ирибаррия җитәкчелегендә делегация прграммасы чикләрендә 2нче номерлы Республика клиник хастаханәсенә, Республика клиник онкология диспансерына, Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенә, «ТР ССМ РКОД» ДАССОның Яр Чаллы филиалына, «ТР ССМ РКОД» ДАССОның Әлмәт филлиалына, Яр Чаллы шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә, «АВА-КАЗАН» клиникасына һ.б. килеп китү алдан исәпкә алынган киң программа планлаштырылган. Испания ягының визит максаты – бердәм предприятиегә инвестицияләрнең максатчанлыгын билгеләү өчен мәгълүматлар җыю.