Академик Арбузовлар йорт-музеенда язгы аеклык бәйрәме узды, анда медицина һәм мәгариф белгечләре, шулай ук студент-волонтерлар һәм бәйлелекләрне профилактикалау буенча экспертлар катнашты.
Акцияне Халыкара бәйсез аеклык ассоциациясенең Казан бүлеге һәм академик Арбузовларның йорт-музее оештырды. Катнашуга шәһәрнең уку йортларыннан волонтер-студентлар, табиб-наркологлар һәм медицина учреждениеләренең медицина-профилактика юнәлеше белгечләре җәлеп ителде.
Халыкара бәйсез аеклык ассоциациясенең Казан бүлеге рәисе Владимир Ловчев ассызыклаганча, быел акция Казанда аеклык хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе — танылган тюрколог, этнограф, Император Казан университеты профессоры һәм сәламәт яшәү рәвешен актив яклаучы Николай Федорович Катанов истәлегенә багышлана.

Сәламләү сүзе белән шулай ук Республика клиник наркология диспансерының медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Резеда Хаева да мөрәҗәгать итте.
Аеклык – ул көндәлек эш. Сәламәт яшәү рәвешенә беренче адымны бүген үк ясагыз!