ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк (БСГБ) – вак кан тамырларының, бөерләрнең, үпкәләрнең һәм кешенең башка органнарының зарарлануы белән каты йогышлы авыру. Авыру вирусын таратучылар – кимерүчеләрнең зур санына бәйле киң таралган.

Бүген Казан шәһ. Фучик ур. Чишмәле тукталышы янында ЮТҺ булды. 77нче номерлы автобус һәм җинел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде (4 автобус пассажиры һәм 1 автомобиль йөртүчесе). ЮТҺ урынына АМЯнең 2 табиб һәм 2 фельдшер бригадасы чыктылар. Ике зыян күргән кеше авыр хәлдә һәм ике зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә РКХнә тапшырылды. Бер зыян күргән кеше кәнәгатьләнерлек хәлдә Идел буе районының травмпунктына алып барылды.

27
май, 2015 ел
чәршәмбе

Нижегородский өлкәнең һәм Татарстанныңмедицина оешмаларында стационар дәвалауда 11 зыян күргән кешеләр калып тора, алар арасында 5 бала.«Н.А.Семашко исемендәге Нижегородский өлкә клиник хастаханәсе» ДБССОда 4 зыян күргән кеше ята, аларның берсе стабиль авыр хәлдә, аз уңай динамика белән реанимация бүлегендә; 3 катнаш травма бүлегендә: 2 – уртача авыр хәлдә, 1 – канәгатьләнерлек хәлдә.  «Нижегородский Балалар өлкә клиник хастаханәсе» ДБССОда 5 бала ята, алар арасында 1 – стабиль авыр хәлдә, аз уңай динамика белән реанимация бүлегендә; 4 – уртача авыр хәлдә: 1 – катнаш травма бүлегендә, 3 – нейрохирургия бүлегендә. «ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе» ДАССОда травматология бүлегендә 1 зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә ята. Бер зыян күргән кеше бүген хастаханәдән чыгарылган. Тагын бер зыян күргән кеше (автобус йөртүчесе) СИЗО карамагындагы медоешмада.

Россиядә беренче тапкыр Белем бирү мәктәбенең «Баш сөяге нигезенең һәм гипофиз чокырының эндоскопик эндоназаль хирургиясе» дигән программасы чикләрендә Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә 2015 елның 1–2 июнендә Питтсбург Университеты Медицина үзәгенең  (UPMC) әйдәүче экспертлары катнашуында кадавер диссекциясе белән уникаль мастер-класс булачак. Анда баш сөяге нигезенең һәм гипофиз чокырының эндоскопик эндоназаль хирургиясенең аз инвазив техникасы тәкъдим ителәчәк. Бу өлкәнең белгечләре һәм экспертлары рисклар, өстәнлекләр һәм нәтиҗәләр белән бәйләнештә бу хирургиянең анатомик һәм техник аспектларын күрсәтәчәкләр.
Әлмәт медицина көллиятен тәмамлаучылар өчен (Дәвалау эше, Шәфкать туташлары эше һәм Фармация бүлекләре) эш бирүчеләр – Әлмәт шәһәренең дәвалау оешмаларының (ҮРХ, ПҮ белән ӘБШХ, 3нче ШХ, «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. МСЧ, онкодиспансер, туберкулезга каршы диспансер, Кан үзәге, ВИТА даруханә челтәре) вәкилләре белән җылы очрашу оештырылды.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш чикләрендә «Актаныш РҮХ» ДАССОның фельдшерлары сала халкы арасында лекцияләр үткәрүне дәвам итәләр һәм катнашучыларның артериаль кан басымын үлчиләр. Акциядә 17 ФАП катнашты, анда 238 кеше катнашты, алар арасында 72 кешедә күтәренке кан басымы ачыкланды. Кан басымын үлчәү нәтиҗәләре буенча киңәшләр тәкъдим ителделәр. Татар Суксуының «Зифа» профилакториясендә пациентлар өчен сәламәт ашау, сәламәт яшәү рәвеше темаларына  лекция уздырылды.
2015 елның 22 һәм 25 маенда «Студенческая» сырхауханәсе тагын 2 югары уку йортын – А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетын һәм Казан милли тикшеренү технологик университетын – тикшерүгә тартты. Безнең «Кан басымы нормада – сәламәтлек өчен үлчә» дигән акция актуальлеген һәм бик вакытлы булуын күрсәтте. Бу көннәрдә 199 кеше катнашты, алар арасында 50 кеше күтәренке (140/90 мм.рт.баг. артыграк) артериаль кан басымына ия. Һәр тикшерелгән кеше үзенең кан басымын белә алды, яшәү рәвеше турында уйларга, кирек булса табиб-терапевт белән киңәшергә мөмкинлек алды.

Сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Премьер-министры В.Г. Шайхразиев «Казан дәүләт медицина университеты сәламәтлек саклау системасы өчен кадрларны чыныктыру урыны була, һәм нәкъ монда могҗизалар эшли торган белгечләр укуны узалар, һәм тырышып укырга кирәклекне аңлаган студентлар укыйлар – аларга бит кешеләр яшәве бәйле», – дип билгеләде.

Израильнең сәламәтлек саклау системасы белән танышуны бюро делегациясе Тель-Авив шәһ.читендә урнашкан Суд медицинасының милли институтына барудан башлады. Институт – Израильдә көчләп эшләнгән үлем очракларында гәүдәләрне ярып карауны уздыруга һәм теракт корбаннарын тиңләштерүгә вәкаләт бирелгән бердән-бер оешма.
26 майда Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә «Пешүләрсез дөнья» дигән «Комбустиологлар берләшмәсе» Бөтенроссия җәмәгатьчелек оешмасының «Яраларның һәм пешүләрнең инновацион технологияләре» темасына бердәм мәктәп-семинары булды. Ул Россия ССМның РД ББМА ДБББОның термик зарарланулар, яралар һәм яра йогышлары кафедрасы һәм «Республика клиник хастаханәсе»  ДАССОның пешүләр бүлеге белән бергә уздырылды. Конференциягә хирургия хезмәтенең табиблары, травматологлар-ортопедлар, балалар хирурглары, комбустиологлар, анестезиолог-реаниматологлар һәм республиканың башка белгечләре килеп киттеләр. Уздырылучы чара пешүләр хирургиясенең  һәм сәламәтлек саклау тармагының хирургия хезмәтенең иң актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу өчен мәйданчык    булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International