Яшел Үзән муниципаль районында наркоманияне, алкоголизмны, тәмәке тартуны, СПИДны профилактикалауга юнәлгән «Без яшәү өчен» агитацион визиткалар конкурсы булды.
«ТР ССМ РКХ» ДАССОның пешүләр хирургиясе бүлеге белән бергәләп «Пешүләрне, яраларны һәм яра йогышларын дәвалауның хәзерге заман алымнары» темасынауздырылган тематик камилләштерү циклы тәмамлангач, РКХнә «Россиянең дипломнан соң белем бирү медицина академиясе» ӨҺББ ДБББОның термик зарарланулар, яралар һәм яра йогышлары кафедрасының хезмәткәрләре кафедра мөдире, профессор, дәүләт премиясе лауреаты А.А. Алексеев башлыгында килеп киттеләр.
Татарстанның Лаеш районы Каипы саласында Татарстан Республикасының Президенты вазыйфасын вакытлы башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген берничә социаль мөһим объектны ачты. Шулай итеп, тантаналы шартларда ТР янгын сакчыларының аерым постының янгын депосының яңа бинасы, сала клубы, «Россия Почтасы» бүлеге һәм кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган ФАП урнаштырылган күп функциональле үзәк ачылды. Сала клубын ачканда, Рөстәм Миңнеханов сала үзгәрде һәм яңа социаль мөһим объектлар белән тулыланды дип билгеләде. «Без салага аерым игътибар бирәбез, сала – илебезнең һәм республикабызның нигезе, чөнки анда торган кешеләр безнең үзенчәлелегебезне формалаштыралар һәм саклыйлар. Без киләчәктә дә салаларга булышлык күрсәтәчәкбез. Сезнең торак пунктыгыздагы үзгәрүләргә сезнең белән бергә шатланабыз», – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.