«Сердәш 129» кризислы медик-психологик ярдәменең «Ышану телефоны» номерын үзгәртү турында Сезгә хәбәр итәбез. Хәзерге вакытта «Таттелеком» ААҖнең абонентлары өчен түләүсез шалтыратулар 1377 номеры буенча тормышка ашырылалар. Бүтән «Сердәш 129» хезмәтләре белән кулланучылар өчен 8(843)279-55-80 номерлы телефон сакланган.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 211гә артты (авырулар, бәхетсезлек очраклары, җәмәгать урыннарына һәм бала табуга чакырулар исәбенә). Чакырулар саны көчле миокард инфарктлары буенча – 16га, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 1гә артты. Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 3кә, янгыннар буенча – 64кә, бала табулар буенча – 4кә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 98гә артты.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 527гә артты (авырулар исәбенә). Чакырулар саны көчле миокард инфарктлары буенча – 25кә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 5кә кимеде. Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 4кә, янгыннар буенча – 5кә, бала табулар буенча – 9га артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 98гә кимеде.
2014 елда Яр Чаллы шәһ. «АМЯХ» ТР ДАССОсы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Чарада Яр Чаллы шәһ. Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Магдеев һәм ТР ССМ Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Елена Боенко катнаштылар. Шулай ук «АМЯХ» ТР ДАССОсы Иҗтимагый советының вәкилләре чакырылдылар. Доклад белән «АМЯХ» ТР ДАССОның баш табибы
Илдар Хәйруллин чыгыш ясады.ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Зәй РҮХ» ДАССОның баш табиб вазыйфасына Амеров Рим Риф улы билгеләнде.
Иртәгә, 6 мартта 13.00 сәг. «Татар-информ» ИАда М.И.Перельман исемендәге торакаль хирургия буенча исәп буенча дүртенче булган Россия-Европа белем бирү симпозиумына багышланган пресс-конференция булачак. Казанда симпозиум Татарстан Республикасы Президентының булышлыгында уздырыла. Бу елда форум оештыручылары «Торакаль хирургиядә хаталар, куркынычлыклар, өзлегүләр» темасына аерым игътибар бирергә карар чыгардылар. Журналистларның сорауларына ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, профессор, ДСБРМАнең торакаль хирургия кафедрасы мөдире, А.В.Вишневский исемендәге Хирургия институтының әйдәүче фәнни хезмәткәре Кирилл Жестков, РМФАнең член-корреспонденты Владимир Порханов, Европа торакаль хирургия җәмәгатьчелегенең сайланган президенты Гонзало Варелла (Испания), «Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге» КБПның директоры Леонид Галинский җавап бирәчәкләр.