Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 3кә кимеде (авырулар һәм бала табу исәбенә). Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 7гә, янгыннар буенча – 1гә, бала табулар буенча – 25кә кимеде. Чакырулар саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 3кә, көчле миокард инфарктлары буенча – 4кә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 55кә артты.