Декабрьнең 8нән башлап 14нә кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8409 тапкыр чыктылар

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе

Декабрьнең  8нән башлап 14нәкадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 8409  тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1225 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 1012 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 61 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 72 кеше зыян күрде, 45 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 25 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 93 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6683 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 51, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары –193.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 3кә кимеде (авырулар һәм бала табу исәбенә). Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 7гә, янгыннар буенча – 1гә, бала табулар буенча – 25кә кимеде.  Чакырулар саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 3кә,  көчле миокард инфарктлары буенча – 4кә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 55кә артты. 

 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International