ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2014 ел
җомга
18 декабрьдә Яр Чаллы шәһ. «5нче номерлы шәһәр хастаханәсе» ДАССОның җирлегендә шәһәрнең 22 күз табибы видеоконференция тәртибендәге Татарстан Республикасының Күз табиблары җәмгыятенең чираттагы утырышында катнашты. Утырышның барышында белгечләр глаукоманы диагностикалау һәм дәвалауның яңа аламнары турында докладлар тыңладылар, бер клиник вакыйга төшендерелде.

18
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Бөгелмә районында, Бөгелмә шәһ., Красноармейская урамында янгын килеп чыкты. 5катлы торак йорты янды. Алдангы мәгълүматлар буенча, янгын нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде, зыян күргән кешеләр арасында балалар юк. Бөтен зыян күргән кешеләр бик авыр хәлдә Бөгелмә РҮХнә тапшырылдылар. Янгын урынына Бөгелмә РҮХнең ашыгыч медицина ярдәменең
Бүген Әтнә районында, Күәм авылында, ЮТҺ булды. 2 җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде, зыян күргән кешеләр арасында балалар юк. ЮТҺ урынына ашыгыч медицина ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты. Бөтен зыян күргән кешеләр уртача авыр хәлдә Әтнә РҮХнә тапшырылдылар.

17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Түбән Кама районында, Түбән Кама–Чистай автоюлының 15нче км, Олы Афанас авылы янында, ЮТҺ булды. 3 җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде, алар арасында балалар юк. ЮТҺ урынына ашыгыч медицина ярдәменең табиблар бригадасы чыкты. Бер зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә һәм дүрт зыян күргән кеше канәгатьләнерлек хәлдә Түбән Кама РҮКХнә тапшырылды.

Беренче дәрәҗәле стационарда «Минзәлә РҮХ» ДАССОда беренче тапкыр гаять зур кистаны алып ташлау буенча лапароскопик гинекологик операция уздырылды.Операция уңышлы узды, авыручы катлаулы оператив тыкшынудан соң 5нче тәүлеккә чыгарылды. Билгеләргә кирәк, шундый операцияләр икенче һәм өченче дәрәҗәле стационарларда (Республика хастаханәләре дәрәҗәсе) уздырылалар.

Семинарның эшендә «Чистай районы үзәк хастаханәсе» ДАССОсы баш табибы Хәмитов В.Х., Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары Задворнов Г.Ю., перинаталь үзәкнең баш табибы Филиппов С.Н., Алексеевск, Әлкәй, Яңа Чишмә, Норлат, Чирмешән, Балык Бистәсе муниципаль районнарының табиблары акушер-гинекологлары катнаштылар.

Семинар тәмамлангач катнашучылар тыңланган курс буенча Сертификатлар алдылар.

16
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин эш визиты белән килеп китте. Көн тәртибендә ике пункт торды: КБМҮнең Балалар хастаханәсенең Г блогында капиталь ремонт барышы белән танышу, шулай ук Чаллының сәламәтлек саклау активы белән очрашу. Чарада Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәгъдиев, Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Елена Боенко, КБМҮ баш табибы Тимур Мөбарәкшин катнаштылар.

Түбән Камада өлкәннәр өчен иң яхшы сырхауханәләрнең берсе төзеләчәк, ә шул ук вакытта шәһәрнең ике балалар сәламәтлек саклау оешмасына – Тукай урамындагы 1нче номерлы сырхауханәгә һәм Менделеев урамы буенча йогышлы авырулар хастаханәсенә Татарстанда охшаш булганнары юк. Шуның турында бүген, Түбән Камага эш визиты барышында, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин журналистларга сөйләде.

Тукталыш урыннарын һәм объектка харәкәтне адаптацияләүне, керү группасын, объект эчендә харәкәтне адаптацияләүнерәтләү буенча эшләр һәм махсуслаштырылган җиһазны монтажлау, санитария-гигиена бүлмәләрен рәтләү буенча эшләр, лифтларны һәм күтәргечләрне монтажлау уздырылдылар. Бу көннәрдә аз мобильле пациентлар өчен Югары Ослан РҮХсе дә үтәрлерәк булды. Ремонттан соң лифтны монтажлау белән лифт шахтасы сафка кертелде, хирургия бүлегенең санитария бүлмәсе һәм стационарның керү группасы төзекләндерелделәр.

Тәтеш муниципаль районында «Тәтеш РҮХ» ДАССОның инициативасы буенча 15 октябрьдән башлап 15 декабрьгә кадәр узган  инсульт белән көрәшүнең һәм аны профилактикалауның ике айлыгы тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International