Татарстанның сәламәтлек саклау министры Түбән Кама шәһәренә килеп китте

2014 елның 16 декабре, сишәмбе

Түбән Камада өлкәннәр өчен иң яхшы сырхауханәләрнең берсе төзеләчәк, ә шул ук вакытта шәһәрнең ике балалар сәламәтлек саклау оешмасына – Тукай урамындагы 1нче номерлы сырхауханәгә һәм Менделеев урамы буенча йогышлы авырулар хастаханәсенә Татарстанда охшаш булганнары юк. Шуның турында бүген, Түбән Камага эш визиты барышында, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин журналистларга сөйләде.

Графикка 5 объектка бару керде. Беренче чиратта, Түбән Кама муниципаль районының башлыгы Айдар Метшин озатуында министр өлкәннәр өчен 2нче номерлы сырхауханә төзелешенең тәмамлану барышы белән танышты.

Бу оешма –  18 ел төзелмичә торган объект – 2011 елда гына Президент Рөстәм Миңнеханов һәм Республиканың Министрлар кабинеты хуплаган Айдар Метшин инициативасы буенча яңа тормышка ирешә башлады. Проектны гамәлгә ашыруга Татарстан бюджеты якынча 285 млн. сум җибәрде. 2нче номерлы сырхауханә киләчәк елның башында инде пациентларны кабул итә башлый һәм иң югары дәрәҗәдәге медицина хезмәтләрен күрсәтәчәк, дип министр инана. 

 Ведомствоның башлыгы барган икенче объект – 1нче номерлы балалар сырхауханәсе. Хәзер оешманың капиталь ремонты тәмамлануның финал стадиясендә тора, бу максатларга Татарстан бюджетыннан 60 млн.сум бүлеп чыгарылды, тагын республика 23 млн. сум медицина җиһазларын сатып алуга җибәрде.
 
Шулай ук Адел Вафин балалар йогышлы авырулар хастаханәсенең
капиталь ремонтын тәмамлануын тикшерде. Аның ачылуы шушы ел декабренең соңгы числаларына планлаштырылган. Түбән Каманың балалар йогышлы авырулар корпусының капиталь ремонтына республика бюджеты 30 млн. сум җибәрде.
 
Сәламәтлек саклау министрының Түбән Камага эш визиты кан үзәгенең урындагы филиалына, Сәламәтлек саклау идарәсенең, МТАҮнең һәм Медицина профилактикасы үзәгенең яңа биналарына барып кайту белән тәмамланды. Ул хезмәт күрсәтү сыйфатын, җиһазлауның дәрәҗәсен һәм оешма персоналының профессиональлекләрен югары бәяләде, үзәкнең республика Кан банкына керткән өлешен билгеләде (ул гомуми күләмнең 50% арттырып җибәрә).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International