Бүген Түбән Кама районында, Түбән Кама–Чистай автоюлының 15нче км, Олы Афанас авылы янында, ЮТҺ булды. 3 җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде, алар арасында балалар юк. ЮТҺ урынына ашыгыч медицина ярдәменең табиблар бригадасы чыкты. Бер зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә һәм дүрт зыян күргән кеше канәгатьләнерлек хәлдә Түбән Кама РҮКХнә тапшырылды.
Быел чакырылган докладчылар арасында "Л.Н. Ганиева ис. 4 нче шәһәр поликлиникасы" ДАССУның диагностика бүлеге мөдире, табиб-кардиолог Андреев Михаил Андреевич та бар иде.
Татарстан Республикасының шифаханә-курорт комплексы, чара йомгаклары буенча 15 алтын һәм 3 бронза медаль яулап, Россия шифаханәсе лидерларының берсе статусын раслады.