Минзәләдә РҮХ шартларында бик катлаулы операция уздырылды

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе

Беренче дәрәҗәле стационарда «Минзәлә РҮХ» ДАССОда беренче тапкыр гаять зур кистаны алып ташлау буенча лапароскопик гинекологик операция уздырылды. Пациентка N «Минзәлә РҮХ» ДАССОна корсак астындагы авыртулар белән мөрәҗәгать итте. Тикшерүдән соң баш табиб Мансуров И.Р. башлыгында консилиум уздырылды һәм операция юлы белән лапароскопик дәвалау турында карар кабул ителде.

Яшь хирург Роман Әхмәтҗанов җитәкчелегендә 8х15 см үлчәмле кистаны алып ташлау буенча операция үткәрелде. Бригаданың составына табиб-хирург Әхмәтҗанов Р.М., хирургия бүлегенең мөдире, табиб-хирург Панкратов С.Г., акушерлык-физиология бүлегенең мөдире, табиб акушер-гинеколог Остроумова М.Г., табиб анестезиолог-реаниматолог Баева В.Н. керделәр.

Операция уңышлы узды, авыручы катлаулы оператив тыкшынудан соң 5нче тәүлеккә чыгарылды. Билгеләргә кирәк, шундый операцияләр икенче һәм өченче дәрәҗәле стационарларда (Республика хастаханәләре дәрәҗәсе) уздырылалар.

Табиб-хирург Әхмәтҗанов Р.М. лапароскопик операцияне ясарга гына түгел, ләкин максимум аяулы һәм әгъзаларны саклый торган операцияне уздырырга да бурыч куйды.

Пациентка хирург Р.М Әхмәтҗановка һәм табиблар бригадасына рәхмәт сүзләрен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International