Чистай РҮХдә «Вакытыннан элек бала табу. Акушерлык кан агу» дигән республика белем бирә торган семинары узды

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе

Бүген Чистай перинаталь үзәгендә «Вакытыннан элек бала табу. Акушерлык кан агу» темасына республика белем бирә торган семинары узды.

Оештыручылар булып ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР акушер-гинекологлар җәмгыяте, КДМУның 2нче номерлы акушерлык һәм гинекология кафедрасы, «Чистай районы үзәк хастаханәсе» ДАССО чыктылар.

Семинар катнашучылары «Вакытыннан элек бала табу: диагностика, маршрутлаштыру, терапия, ясалма юл белән бала таптыру», «Акушерлык кан агулар вакытында ярдәмнең оештыру һәм дәвалау карашлары» темалары буенча КДМУның 2нче номерлы акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдиренең, м.ф.д., профессор И.Ф. Фаткуллинның лекцияләрен тыңладылар.

Семинарның эшендә «Чистай районы үзәк хастаханәсе» ДАССОсы баш табибы Хәмитов В.Х., Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары Задворнов Г.Ю., перинаталь үзәкнең баш табибы Филиппов С.Н., Алексеевск, Әлкәй, Яңа Чишмә, Норлат, Чирмешән, Балык Бистәсе муниципаль районнарының табиблары акушер-гинекологлары катнаштылар.

Семинар тәмамлангач катнашучылар тыңланган курс буенча Сертификатлар алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International