23 сентябрьдә КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының фәнни-клиник үзәгендә диабеттан интегүчеләр өчен чираттагы «Шикәр диабетын профилактикалау мәктәбе» узачак. Чара барышында бу өлкәдә әйдәп баручы эксперт табибларның чыгышы планлаштырылган.
"Сарман РҮХ" дәүләт учреждениесенә ике цифрлы рентген аппараты килде. Алар «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү федераль программасы акчаларына сатып алынган.
Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә Россия Федерациясе субъектларының 38 медицина учреждениеләре җитәкчеләре булды.
Самара өлкәсе паллиатив медицина белгечләре Балалар Республика клиник хастаханәсенә килде. Визитның максаты - үзәк белән танышу , шулай ук кыска эчәк синдромы булган балаларны алып бару тәҗрибәсен өйрәнү.
«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә KazanDigitalWeek халыкара форумы һәм DigitalSkills 2022 мәгълүмати технологияләр өлкәсендә IV тармак чемпионатының уртак ачылышы узды.
Клиниканың һәм «Линия жизни» хәйрия фондының уртак проекты ярдәмендә Казан шәһәренең 1нче Шәһәр балалар хастаханәсенең яңа туган балалар өчен реанимация бүлеге Швейцария җитештергән «Гамильтон Медикал» ясалма вентиляцияләү өч заманча аппаратка ия булды.
Халык фронты дәүләт хезмәтләре Порталы аша табибка язылу белән бәйле проблемаларны ачыклау максатыннан анкета үткәрә. Сорауларга җавап биреп, сез ктабибка язылу процедурасының сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәсез.
22-23 сентябрь көннәрендә Казан «Превентив психиатрия: иртә диагностика һәм үз вакытында терапия» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларны кабул итәчәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан башкаласында ел саен уза торган Kazan Digital Week форумын ачты. Ул IT-өлкәдә 200 дән артык проект тәкъдим ителгән күргәзмә экспозициясен, шул исәптән «Сәламәтлек саклауда цифрлы карарлар» стендын карады.
Арча районында мобиль поликлиника үз эшен дәвам итә. Хәзерге вакытта ул Яңа Чүриле авылында эшли. Якындагы авыллардан пациентлар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектына керә торган сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча алынган «Арча РҮХ» ДАССУның автомобилендә китерелә.