ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

21 июнь көнне «Яшь төзүче» һәм «Урман әкияте» балалар сәламәтләндерү лагерьларында наркотик һәм психотроп матдәләр куллануның зыяны турында профилактик лекцияләр үткәрелде.

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең гигиеник тәрбия буенча табибы Гүзәл Галимуллина «ТР ССМ РКНД» ДАССУ карамагындагы «гомуми эш» федераль проектының региональ ресурс үзәге белгече Гөлнара Шведова белән «ТАСМА» балалар спорт лагеренда интерактив лекция үткәрделәр.

Казан, Мәскәү, Тверь, Томск табиблары  төркеме  Школьникова М.А. җитәкчелегендә  балаларда аритмияләрне ачыклау, маршрутлаштыру һәм дәвалауның иң заманча ысулларын  бөтен ил буенча  кертте.

 

Июнь башында Бөгелмә аэродромында авыр җәрәхәт алган диспетчер кызның кулын коткарып кала алганнар. Бу хакта Татарстан РКХ матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Дәүләт хезмәтләре" порталына лицензияләр һәм рөхсәтләр алуны күчерү буенча пилот Хөкүмәт проекты күрсәткәнчә, электрон ысул ярдәмендә бирелә торган документлар саны уртача ике тапкыр, хезмәт күрсәтү вакыты өч тапкыр кимегән.


21
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Баулы  РҮХнең Потапово-Тымбарлы  фельдшер-акушерлык пункты «Сәламәтлек саклау» мили проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.

Кайбыч районының Чүти авылында үз ФАПы булачак. Бу торак пунктта яңа фельдшер-акушерлык пункты төзү мөмкинлеге сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә барлыкка килде.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  27.05.2002  № 1327-р боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасы  бюджетына федераль  бюджеттан «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклаунының беренчел звеносын модернизацияләүнең региональ проектларын гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу максатларында 69 037,0 мең сум күләмендә субсидия бүлеп бирелде.

 

Фасадны ремонтлау һәм Алабуга РҮХнең стационар бинасы һәм балалар поликлиникасы бинасы арасындагы күчешне ремонтлау эшләре тулы  куәткә бара. Ремонт эшләре янгын куркынычсыз материал белән җылытуны, шулай ук фасадның дым саклавын үз эченә ала.

Чистай үзәк район хастаханәсендә 900 кв. метр мәйданлыяңа кабул итү-диагностика бүлегендә эшләтеп җибәрү эшләренә керештеләр. Аны узган елның җәендә халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү республика программасы буенча төзи башладылар. Региональ бюджеттан 84 752,46 мең сум акча бүлеп бирелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International