«Мамадыш РҮХ» ДАССУда Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган тантаналы чара узды. Котлау сүзләре белән Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов чыгыш ясады. «Сез чын геройлар!» – диде үз чыгышында район башлыгы. Медицина хезмәткәрләренең роле зур һәм хөрмәтле булуын билгеләп үтте.
Бүген Кәләй станциясендә Әлмәт РҮХ табиблары өчен яңа 8 фатирлы торак йорт ачтылар.
Әлмәт ҮРХ табиблары өчен Медицина хезмәткәре көне икеләтә бәйрәм булды.Котлау сүзләре белән бергә алар социаль ипотека буенча «Татнефть»бүлеп биргән биш фатирдан ачкычлар алдылар.
Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды.
Медицина хезмәткәре көне уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең 3нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсендә бәйрәм алды планеркасы булды.
Сергей Бакунин 25 ел Яшел Үзән РҮХдә табиб-онколог булып эшли. Пациентлар өчен ул дәвалаучы табиб кына түгел, ә авыруны җиңүгә ышанырга, куркуны җиңәргә ярдәм итүче психолог та.
Безнең заман геройлары! Мәдәният сараенда медицина хезмәткәрләрен бәйрәм белән котладылар.
Түбән Кама РҮХнең 1нче хирургия бүлеге мөдире Мортазали Мөслим улы Рамазанов Медицина хезмәткәре көне алдыннан «НТР 24» журналистларына хирургия турында, пациентлар һәм үз һөнәрләренә мәхәббәт турында сөйләде.
«Тәтеш үзәк район хастаханәсе» ДАССУда Медицина хезмәткәре көне алдыннан бәйрәм чарасы уздырылды.
Татарстан Республикасында йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау һәм дәвалау мөмкинлеге турында гражданнарның мәгълүматлылыгын күтәрүгә юнәлдерелгән#ЧтобыЖитьДолго кампанияне гамәлгә ашыру дәвам итә.