ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Чаралар уздыру вакытында Республика кан үзәге Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама филиаллары һәм кан җибәрү бүлекләре белән бергә 1412 донор кабул итте, кан банкы 635 литрдан артык тулыланды.

Илдә «Рәхмәт белдерәм! Россия – бер гаилә»  акциясе башланып китте.  Аның кысаларында теләгән һәр РФ гражданины үзенә башкарылган изге эш турында сөйли ала. Бу кешеләргә ярдәм итүче волонтерларга гражданлык җәмгыяте рәхмәте булачак. Мондый кире элемтә волонтерлык эшчәнлеген стимуллаштыру, җәмгыятьтә волонтерның тотрыклы позитив образын формалаштыру өчен мөһим.


19
июнь, 2022 ел
якшәмбе

Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хезмәттәшләрен медицина хезмәткәрләре көне белән котлады.

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хезмәттәшләрен медицина хезмәткәре көне белән котлады


17
июнь, 2022 ел
җомга

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында Илһам Шакиров исемендәге концерт залында«Ел табибы – Ак чәчәкләр– 2022» Республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Бүген, Медицина хезмәткәре көне алдыннан, Татарстанның район хастаханәләренә 17 «Лада Ларгус» автомобиле бүләк ителде. Символик ачкычныТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Бүген, 17 июньдә, Казан дәүләт медицина академиясендә тантаналы рәвештә күп функцияле аккредитацияле симуляция үзәге ачылды.

Медицина хезмәткәре көне алдыннан Әлмәт район үзәк хастаханәнең 1нче сырхауханәсендә район сәламәтлек саклау үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән медицина хезмәткәрләре хөрмәтенә фотокүргәзмә оештырылды.

Медицина хезмәткәре көне алдыннан Түбән Кама үзәк хастаханәнең 1нче номерлы сырхауханәсенең хезмәткәрләре үз территориясен тәртипкә китерделәр.

Медицина хезмәткәре көне уңаеннан Кукмараның район мәдәният йортында бәйрәм концерты узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International