ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Татар-информ» матбугат агентлыгында матбугат конференциясе узды. Республиканың әйдәүче табиблары Яңа ел каникулларында иминлек чаралары турында сөйләде.

Яңа ел алдыннан Яр Чаллы шәһәренең 7нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең баш табибы Александр Попов бала йортында тәрбияләнүче сабыйлар янына килде. Бу бердән дүрт яшькә кадәрге балалар.

Балаларны баш табиб белән бергә Кыш бабай да котлады.

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин һәм «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директоры Айрат Сафин медицина хезмәткәрләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм 6 мең саклагыч костюм, 50 компьютер һәм принтер бүләк итте.

Яр Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә медицина учреждениесендә дәваланучы балалар өчен «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе узды.

Чистай районының Татар Ялтаны авылында тантаналы рәвештә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу авыл халкы өчен яңа ел алдыннан чын бүләк.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау Министрлыгында дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.


29
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Нурлат районының Иске Чаллыда табиблык амбулаториясе ачылды. Ул «Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» республика программасы буенча төзелде.

Баулы РҮХ стационар «кызыл зонада» эшләүче табибларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Үзәк дәваханәнең баш табибы Глеб Алексеев, Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин җылы теләкләрен җиткерде.

Әлмәт районында "Татнефть" ГАҖ финанс ярдәме белән "артериаль гипертензия белән авыручылар мониторингы" пилот проектын гамәлгә ашыру тәмамланды.

Яшел Үзән балалар шәһәр хастаханәсенең 50 пациенты Яңа ел алдыннан стационарда калды. Балаларга тиз арада сәламәтләнүләрен теләп, татлы бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International