Яр Чаллының 7нче Шәһәр сырхауханәсендә Янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж узды.
Әгерҗедә «Әгерҗе үзәк район хастаханәсе» ДАССУ сырхауханәсе ачылды. Медучреждение Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсен үтәү йөзеннән 2021 елда республика финанславы хисабына төзелгән. Объектның бәясе 382 759,74 мең сум тәшкил иткән. Бу-2 779,16 кв. м мәйданлы өч катлы бина.
Яшел Үзәндә «Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе» ДАССУның 1нче номерлы балалар сырхауханәсе ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
Ютазы районы Урыссу үзәк район хастаханәсе территориясендә күңелле бәйрәм узды. Поликлиниканың терапия, хирургия, балалар, стоматология бүлекләре, хастаханәнең административ блогы, Ютазы табиблык амбулаториясе, авыл фельдшер-акушерлык пунктлары коллективлары бәйрәмчә бизәлгән чаналар конкурсында катнашты.
Бер ел эчендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү буенча Идарәсе тарафыннан д700 дән артык гариза каралган.
«Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында» Федераль закон нигезендә, социаль яклау органнары тарафыннан беренче бала туу (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә айлык түләүләр бирелә.
Махсуслаштырылган Республика балалар йорты Яңа ел бәйрәме оештырды. Балалар йорты хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләр һәм кунаклар өчен бәйрәм концерты әзерләде.
Яңа ел алдыннан Республика кан үзәге «Игелекле Казан» АКБО белән берлектә, DonorSearch.org кан донорлары берләшмәсе, «Татнефть» хәйрия фонды һәм Идел буе сөяк мие донорлары регистры хезмәткәрләре ярдәме белән кышкы донорлар акциясе уздырды.
Яр Чаллы балалар йортында «әкияткә сәяхәт» бәйрәме узды. Балалар могҗиза, сюрпризлар дөньясына чумды һәм Кыш Бабай һәм Кар кызы балаларга көтеп алынган бүләкләр бирде.
Әле күптән түгел генә 34 яшьлек Регина гадәти тормыш рәвешен алып барды, балаларны тәрбияләде, үзе яраткан эшенә йөрде. Шуңа күрә Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә УЗИ ясаган табибларның Регина йөрәгендә шеш булуы турында хәбәр итүләре аны бик тетрәндерде. Аннары хирурглар катнашында ашыгыч консилиум үткәрелде, дәвалау планы һәм ашыгыч операциягә тәкъдимнәр билгеләнде.
Белгечләр хирургик дәвалау турында карар кабул итә, чөнки бу шешнең сул йөрәк колакчынында урнашуы һәм аның зур булуы яшь ханымга инсульт яки артерия тромбозы куркынычы белән яный иде.