Татарстан РКХ базасында югары технологияле медицина үзәген төзиячәкләр

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Республика клиник хастаханәсе базасында Югары технологияле медицина үзәге төзеләчәк. Бу хакта бүген шәфкать туташлары конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

Яңа корпуста төрле трансплантацияләр һәм башка хирургия тыкшынуларын үткәрү өчен барлык заманча шартлар тупланачак.

Яңа корпусны проектлау турындагы карарны 12 майда, Халыкара шәфкать туташы көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International