ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2014 ел
сишәмбе

КДМҮнең Перинаталь үзәгенә RP-Lite Robot-9197 дигән ерактан телемедицина консультацияләрен үткәрү, авыручыларны тикшерү һәм күзәтү җайланмасы килде. Бу җайланма ТР ССМның ике иң эре үзәге РКХ һәм БРКХнең белгечләре белән бергә авыр пациентларны (яңа туган балалар һәм хатын кызлар) консультацияләү өчен кирәк. Робот – хәзерге заман телемедицинасын якты күрсәтү, атап әйткәндә – консультантка пациентны күрергә генә түгел, ә аускультация, ультра-тавыш тикшерү, ЭКГ кебек манипуляцион чараларны уздырырга мөмкинлек барлыкка килде. Бу әсбап Казан шәһ. ситуацион үзәге консультантының турыдан-туры кулы астында, ягъни белгеч теләгән моментта Перинаталь үзәкнең персоналына бәйсез бөтен кызыксындырган пациентларны һәм аларның күрсәткечләрен карый ала.

Реанимация бүлегендә булган яңа туган балаларга Казан шәһ. РКХнең ситуацион үзәгенең белгече белән беренче консультация уздырылды.
2014 елның 21нче июленнән 27сенә кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 7182 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1355 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 931 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 59 тапкыр чыктылар. Шул юл-транспорт һәлакәтләрендә 58 кеше зыян күрде, 31 кеше дәвалау оешмаларына китерелде, 7 кеше һәлак булды. Янгыннарга медиклар 26 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 91 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5672 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 60, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 177. 
Бүген 25.07.2014 елда автошәһәрдә 4нче шәһәр сырхауханәсе җирлегендә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов һәм республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөбәрәкшин катнашуында «ТР электрон сәламәтлек саклау» дигән Бердәм дәүләт мәгълүматый системасын (ТР ЭСС БДМС) кертү буенча берләшмә киңәшмәсе булды.
Киңәшмәгә Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Алабуганың сәламәтлек саклау оешмаларының баш табиблары һәм мәгълүматлаштыру буенча җаваплы белгечләре чакырылды. ТР ССМ Мәгълүматый һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Марат Нурмиев тыңлаучыларга республиканың дәвалау – профилактикалау оешмаларында ТР ЭСС БДМСны кертүнең барышы һәм оешмаларның элемтәнең оптик каналларына кушылулары турында мәгълүматны җиткерде. Медицина эшчеләренең килүләрне БДМСга кертүләре, реестр счётларын төзү һәм беркетелгән халыкның статистикасын күрсәтү турында Владимир Шерпутовский сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International