Татарстанда 22 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр «Гериатрия авыруларны профилактикалау» ункөнлеге уза

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Авыруларны профилактикалау теләсә кайсы яшьтә мөһим. Табиблар 60тан узган кешеләрнең сәламәтлеген саклауның мөһим аспектлары дип төрле туклану, мускул көчен саклау, куркынычсыз көнкүреш һәм үз вакытында профилактика тикшерүләре атыйлар.

Олы яшьтә тормыш активлыгын һәм рухи күтәренкелекне саклап калу өчен түбәндәге киңәшләрне үтәргә кирәк:

Тормыш белән кызыксынырга, яңа белемнәр алырга.
Физик форманы сакларга.
Дуслар белән ешрак очрашырга. Күбрәк уңай эмоцияләр кичерергә.
Тәмәке тартмаска, алкоголь эчемлекләр кулланмаска.
Мөмкин кадәр күбрәк вакытны саф һавада үткәрергә.
Туклану баланслы булырга тиеш. Җиләк-җимеш, яшелчә һәм боткаларга бай диета витаминнар, минераль матдәләр һәм энергия белән тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International