8 ноябрьдә «Гранд Казан» кунакханәсендә «Инсультологиянең көнүзәк мәсьәләләре: үтә көчле инсульт чорында антитромботик терапия» дигән халыкара катнашу белән Республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференциянең оештыручысы булып ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тора.
Сөт бизе авыруларын кисәтү кысаларында сентябрьдә һәм октябрьдә Түбән Камада ММИ буенча түләүсез маммографик карап тикшерү узачак. Маммографик диагностика хатын-кызларда башлангыч стадияләрдә сөт бизе авыруларын ачыклау һәм диагностикалау өчен кулланыла. Карап тикшерү вакытында хатын-кыз күкрәген тикшерү өчен нурланышның югары булмаган дозаларының рентген системалары кулланыла.
Республика онкология диспансерының тернәкләндерү бүлегендә арт-терапия буенча дәрес узды. «Икенче сулыш» дигән Яр Чаллы онкологик булышлык үзәгенең арт-терапевты, психологы Мария Пелагеина җитәкчелегендә пациентларның искиткеч материал – манный ярмасы белән иҗат итү мөмкинлекләре булды. Дәрес «Яман шешне җиңәчәкбез» ТР региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылды. Арт-терапия группада эшләү вакытында иҗади потенциалны һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә, вак моторика рецепторларын тактиль эшләтүгә һәм эмоциональ хәлне стабильләштерүгә ярдәм итә.
Республика клиник хастаханәсенең тулай торагы бинасында Казан янгын сүндерү-коткару гарнизоны бүлекчәләренең көчләрен һәм чараларын җәелдерү белән янгын-тактик тренировка укулары узды. Объектның оператив-тактик характеристикаларының үзенчәлекләрен өйрәнү, янгын сүндерү вакытында бүлекчәләрнең идарә итү буенча эшне оештыруның дөрес алымнарын һәм ысулларын үзләштерү укуларның максаты булып торды.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР ССМ Балаларга медицина ярдәмен һәм бала тудыруга ярдәм итү хезмәтен оештыру бүлегенең башлыгы Елена Игнашина һәм БРКХ баш табибы Айрат Зиатдинов Мәскәүдә Дмитрий Рогачев исемендәге Балалар гематологиясенең, онкологиясенең һәм иммунологиясенең милли медицина тикшеренү үзәгенә килеп киттеләр.
Балык Бистәсе ҮРХнең белгечләре районның ирләр халкы арасында профилактик акция уздырдылар. «Ирләр сәламәтлеге» программасы чикләрендә ирләргә профильле белгечләрдә: урологта, кан тамырлары хирургында, офтальмологта, неврологта һәм терапевтта – түләүсез медицина тикшерүен узарга тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, акциядә катнашучылар кан, кандагы глюкоза анализларын, сидекнең гомуми анализын тапшырдылар, ЭКГ, ПСА, ИФА эшләделәр, шулай ук артериаль кан басымы дәрәҗәсен белделәр. Баш табиб Мансур Китаев сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларын профилактикалау турында әңгәмә үткәрде.
Республика клиник онкология диспансерында «Музыкаль тарихлар» дигән тере музыка кичәләренең циклы дәвам итә. Чәршәмбе көнне, 22 августта 16.00 сәг. диспансерның пациентлары һәм килүчеләре өчен Акустик Lia&Ben лаунж-дуэтта катнашучы Булат Алеев чыгыш ясаячак. Тере музыка кичәсе «Я – ДоброТворец (Мин – Игелек эшләүче)» социаль-иҗади проект белән бергәләшеп оештырылды.
Татарстан Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының беренче һәм икенче дәрәҗәдәге травма үзәкләренең эксперт комиссиясе Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә килеп китте. ТР ССМ югары технологияле медицина ярдәмен оештыру бүлегенең башлыгы Н.Е. Илюхин һәм ТР ССМ баш штаттан тыш белгече травматологы-ортопеды В.Г. Беляков хастаханәнең беренче дәрәҗәдәге травма үзәгенең эшен тикшерүне уздырдылар. Аудит Татарстан Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасында травматология һәм ортопедия хезмәтен оештыруны камилләштерү максатларында оештырылды.Экспертлар игътибарына «Дуслык травмпункты», шулай ук травматология-ортопедия бүлекләренең эшен оештыруы тәкъдим ителде.
Белем көне алдыннан Тәтеш ҮРХдә хезмәткәрләрнең балаларына канцелярия кирәк-яраклары һәм татлы бүләкләр белән мәктәп портфельләрен тапшырдылар. Булачак беренче класс укучылары өчен акцияне «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» Республика программасы чикләрендә оештырдылар. Моннан тыш, хастаханәнең профсоюз комитеты беренче класс укучыларының ата-аналарына акчалата премияләр бүлеп бирде. Укуда уңышлар теләп беренче класс укучыларына Тәтеш ҮРХ баш табибы Ринат Салаватуллин һәм профком рәисе Галина Горланова мөрәҗәгать иттеләр.
Әлмәт медикларының күчмә бригадасы Миңлебай саласында яшәүчеләр өчен профосмотр оештырды. Фельдшер-акушерлык пунктында кабул итүне Әлмәт ҮРХнең 1нче номерлы сырхауханә трапевты һәм шәфкать туташы, Медпрофилактика үзәгенең һәм Республика наркология диспансерының белгечләре үткәрделәр. Халыкка сәламәт яшәү рәвеше профилактикасы турында сөйләделәр һәм саф һавада физзарядка үткәрделәр.