ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2018 ел
сишәмбе

№1(32) Healthy Nation журналының чираттагы чыгарылышын хәзер электрон версиядә дә карарга була. Номер Медицина хезмәткәре көненә һәм «Ел табибы – Ак чәчәкләр» Республика премиясенә багышланган иде. Журналда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның тармак үсешенең өстенлекләре турында эксклюзив интервьюсы бастырылган. Әйдәп баручы белгечләрдән булган фәнни-популяр мәкаләләр блогы ирләр сәламәтлегенә багышланган. Шулай ук эксперт Сколтехның  сәламәтлек саклауда блокчейнны куллану перспективалары турында интервьюсы һәм бик күп башка медицина хезмәткәрләренең киң даирәсенә кызыклы булачак мәкаләләр бастырылган. Журналның электрон версиясен нәшриятның яки Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында таба аласыз. Healthy Nation укыгыз – сәламәтлек саклау өлкәсендә соңгы тенденцияләрне һәм яңалыкларны белеп торыгыз!


25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстанда кызу һава торышы саклана. Республика халкына эсседә гади үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. Эссе көннәрдә, беренче чиратта, физик активлыкны түбәнәйтергә кирәк. Кеше организмында җылылык алмашуы (метаболик җылылык продукциясе) физик активлык дәрәҗәсенә, акклиматизациягә, яшькә һәм тән төзелешенә бәйле. Кешеләр эссе һава торышында физик активлык вакытында куркынычлыкның артуы һәм эссе кабуның симптомнары турында белергә тиешләр.

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәме хезмәтенең табиблары 7192 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, алардан иҗтимагый урыннарга – 1864 чакыру. Бәхетсезлек очракларына медиклар 1040 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәте урыннарына 31 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 38 кеше зыян күрде, 1 кеше вафат булды, 16 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга табиблар 19 тапкыр чыктылар. Бала табуларга ашыгыч медицина ярдәменең табиблары 118 тапкыр чыктылар.Төрле авырулар буенча 5418 чакыру башкарылды, алар арасында көчле миокард инфаркты – 56, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 189.


22
июнь, 2018 ел
җомга

Зәйдә газ баллоны шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр бар. Ярдәм сорап табибларга 2 кеше мөрәҗәгать итте, аларның халәте канәгатьләндеререлек дип бәяләнә, кирәкле медицина ярдәме күрсәткәннән соң аларны амбулатор дәвалануга җибәрделәр. Вакыйга урыныннан 8 кеше хастаханәгә урнаштырылды, шул санда унөч яшьлек бала. Аларның барысы да Зәй ҮРХнә китерелде. Хастаханәдә бер кеше вафат булды. Зыян күрүчеләрнең икесе, шул санда берсе яшүсмер, реанимациядә авыр хәлдә яталар. Республика клиник хастаханәсенең Пешү үзәгенә китерү өчен алар артыннан ГТХМ МИ-8 спецборты очарга чыкты. Калганнарның (5 кешенең) халәте урта авырлыктагы дәрәҗәдә буларак бәяләнә.

Бер ай ара белән Кама балалар медицина үзәгендә тагын өч игез бала дөньяга килде. 28-яшьлек чаллы хатын-кызының йөклелеге КБМҮ белгечләренең игътибарлы күзәтеп торулары астында узды. Аның үсеше артыннан Перинаталь үзәге хатын-кызлар консультациясенең табиблары күзәттеләр, берничә тапкыр пациентка йөклелек патологиясе бүлегендә дәвалану узды. 33нче атнада кесарев кисеме планлы операциясе эшләнде. Нәтиҗәдә 1650, 1800, 2060 грамм авырлыгындагы 3 малай дөньяга килде. Сабыйлар сроктан алдан туу сәбәпле, аларны табиблар күзәтүе астына һәм дәвалауга яңа туган балалар реанимациясе бүлегенә күчерергә карар чыгарылды. Хәзер балалар һәм әниләре үзләрен яхшы хис итәләр, аларның хәле тотрыклы.

Физик культура һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру буенча РФ Иҗтимагый палатасы «Россия Федерациясе территориясендә сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруның иң яхшы практиклары» конкурсын үткәрә, аның максаты – Россия халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм формалаштыру, һәм гражданнарның сәламәтлеген яклау буенча мәсьәләләрне, шул санда аларның эш урыннарында, хәл итүнең мөһимлегенә иҗтимагый игътибарны җәлеп итү. Конкурста катнашу өчен конкурсның Нигезләмәсе белән алдан танышып, анкета тутырырга кирәк. Барлык сорауларны ZOZH@oprf.ru. почтасына җибәрергә мөмкин.

Казанда Республика «Балалар аллергологиясе һәм пульмонологиясе: көнүзәк проблемалар һәм казанышлар» фәнни-гамәли конференциясе узды. Чараның оештыручылары булып Балалар республика клиник хастаханәсе торды. Казаннан, Новосибирсктан һәм Мәскәүдән килгән белгечләр балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшырту һәм табибларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрү өчен Россиянең алдынгы балалар клиникаларының тәҗрибәсе белән уртаклашу максаты белән бергә җыелдылар. Сәламләү сүзе белән конференция кунаклары алдында Казан дәүләт медицина университетының ректоры Алексей Созинов һәм Балалар республика клиник хастаханәсенең баш табибы Айрат Зыятдинов чыгыш ясадылар. Конференция эшендә И. М. Сеченов исемендәге МГМУның балалар авырулары кафедрасының профессоры, Мәскәү шәһәренең баш балалар пульмонологы Александр Малахов һәм Нововсибирск дәүләт медицина институты табибларының квалификацияләрен арттыру һәм һөнәри белемнәрен арттыру факультетының педиатрия кафедрасы мөдире, профессор Елена Кондюрина катнаштылар. Чара ахырында сертификатлар тапшыру тантанасы узды.

Яр Чаллы 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең офтальмология бүлеге шәфкать туташы Дания Галләмова «Сабантуй гүзәле – 2018» шәһәр конкурсында «Иң зифа кыз» исеменә лаек булды. 25нче юбилей конкурста 18 яшьтән башлап 25 яшькә кадәр булган унбер кыз катнашты. Сара Садыйкова  исемендәге концерт залының сәхнәсенә татар телен камил белүче уку йортларының студенткалары, шәһәр оешмаларының һәм предприятиеләренең хезмәткәрләре чыктылар. Конкурсның финалына хәзерләнгәндә кызлар белән режиссер, вокал, хореография, сәхнә сөйләме, модель сәнгате буенча укытучылар, модельерлар һәм визажистлар эшләделәр. Һәр катнашучы аерым номинациядә җиңүче булды.

 

 

Ел саен татарстан радиостанцияләре белән берлектә Республика медицина профилактикасы үзәге туганнан башлап бер яшькә кадәр балаларны имезеп үстерүче яшь әниләр арасында конкурс үткәрә. Әлеге конкурсларны үткәрүнең төп максаты булып, баланың тулы үсеше һәм  киләчәктә аның сәламәтлеген саклау өчен имезеп үстерүнең файдасы турында булачак әниләргә хәбәр итү тора. «Болгар радиосы» радиостанциясенең эфирында конкурсның катнашучылары «Имезеп үстерү турында нәрсә мин беләм?» викторинасының сорауларына җавап бирделәр. Радиоконкурс җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү Республика медицина профилактикасы үзәгендә узды. Дөрес җаваплар бирүчеләрнең беренчеләреннән булып Кайбыч районыннан Гөлназ Галиаскарова һәм Казаннан Розалия Гисматуллина булдылар. Баш табиб Римма Садыйкова җиңүчеләрне котлады һәм аларга рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар тапшырды. 


21
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә клиника эшчәнлегенең сыйфат белән идарә итү буенча Европа фондының камиллек моделе (моделе EFQM) критерийларына туры килүенә бәяләү үткәрделәр. Халыкара аудиторлар эшенең йомгаклары буенча  учреждениегә «Танылган камиллек» EFQM – 5 йолдыз сертификатын бирү турында карар кабул ителде. Исегезгә төшерәбез, КБМҮ алдагы дәрәҗәсен 2015 елның көзендә алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International