2017 елның 6 апрелендә Казан дәүләт медицина академиясендә (Казан шәһ., Бутлеров ур., 36) Республика фәнни-гамәли «Иммунопрофилактикасының көнүзәк мәсьәләләре: чынбарлыклар һәм перспективалар» дигән конференциясе булачак. Конференция эшендә Татарстан Республикасының вакцинопрофилактикасы өлкәсендә әйдәүче экспертлары, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт медицина академиясе профильле кафедраларының җитәкчеләре, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең белгечләре, табиблар-педиатрлар, терапевтлар, госпиталь эпидемиологлары, табиблар-иммунологлар катнашачаклар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы 2017 елда Терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын һәм травматизмны профилактикалау елын уздыру турында указга имза куйды. Документ ике ай эчендә Терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын һәм травматизмны профилактикалау елы хөрмәтенә төп чараларының планын эшләргә һәм расларга йөкләмә бирә. Муниципаль берләмлекләрнең башлыкларына, җәмәгать оешмаларына һәм дәүләт хакимияте органнарына документ буенча шулай ук бу эшкә кушылырга тәкъдим ителә.
Республика клиник хастаханәсендә аякларның куркыныч ишемиясе, күп дәрәҗәле зарарланулары белән пациентларда аякларының стенотик зарарлануларын дәвалау буенча гамәли курс узды.
2017 елның 26–27 маенда Мәскәүдә Артур Исмәгыйловның маммопластика буенча «Аугментацион маммопластика — Казаннан караш» темасына автор мастер-классы узачак. Артур Халит улы Исмәгыйлов — медицина фәннәре докторы, КДМА онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасының профессоры, ТР ССМ РКОД маммология һәм реконструктив хирургия бүлегенең табибы-онкологы, ТР ССМ Идел буе федераль округының баш штаттан тыш белгече-пластик хирургы.
2017 елның 19 апрелендә Казанда Идел буе фәнни-гамәли «Хәзерге заман эндоскопиянең һәм гастроэнтерологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән конференция узачак. Конференциядә ашказаны-эчәк тракты яман һәм зарарсыз шешләренең эндоскопик һәм гастроэнтерологик диагностикасы мәсьәләләрен күтәрәчәкләр.
2017 елның 14–15 апрелендә Казанда (ISRS) Халыкара стереотаксик радиохирургия җәмгыятенең «Хиазмаль-селляр тирәнең шешләрен, баш миенең метастатик шешләрен, шулай ук бавырның һәм ашказан асты бизенең яман шешләрен дәвалауда стереотаксик радиохирургия һәм радиотерапия» дигән белем бирү курсы узачак. Чарада нейрохирурглар, эндокринологлар, радиологлар, радиотерапевтлар, онкологлар катнашачаклар.
Сочида «Хәзерге заман аугментацион маммопластикасы. Күкрәкне зурайту вакытында керү юллары: субмаммар, периареоляр, трансаксилляр. Аларның уңай һәм кире яклары» дигән мастер-класс булды.
2017 елның 7–8 апрелендә Казанда халыкара катнашу белән физиолог Александр Самойловның 150-еллыгына багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли «Йөрәкнең фундаменталь һәм клиник электрофизиологиясе. Аритмологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән конференция узачак.
23 апрельдә Казан дәүләт медицина университетында Ачык ишекләр көне узачак. Университетның җитәкчелеге укучылар һәм аларның ата-аналары белән традицион очрашуда медицина университетына кабул итү һәм анда укыту кагыйдәләренә бәйле кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.
2017 елның 27 мартыннан башлап 2 апреленә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7959 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1066 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6336– төрле авыруларга, шул санда 173 инсультка һәм 45 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 82 тапкыр чыктылар.