ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Яр Чаллыда КРВЙ һәм грипп авырулары санының дәрәҗәсе эпидемик бусагадан 18% түбәнрәк. 2017 елның 13 февраленнән башлап 19на кадәр КРВЙ белән барысы 5866 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның  КРВЙ белән авыру 4686 очрагы шушы чор эчендә 14кә кадәр яшьтәге балаларда билгеләнде. Узган атнада грипп 10 кешедә, шул санда 5 балада, лабораториядә расланды.

Саба үзәк район хастаханәсенең медицина советы Саба районында булды. Анда 2016 ел эчендә Саба районы сәламәтлек саклау тармагының эш йомгакларын ясадылар һәм 2017 елга бурычлар билгеләделәр.

Казанда 2017 елның 13 февраленнән башлап 15нә кадәр халыкара катнашуы белән ел саен була торган Бөтенроссия фәнни-гамәли «Офтальмологиядә яңа технологияләр-2017» дигән конференция булачак. Киләчәк  конференция татарстан офтальмология тарихында дүрт әһәмиятле вакыйгага туры китерелгән.

Республика медицина профилактикасы үзәгендә медицина  советы узды. Анда 2016 ел эчендә оешманың эш йомгакларын ясадылар һәм 2017 елга бурычлар билгеләделәр.

Бөек галим, күренекле оештыручы һәм бик яхшы клиницист, безнең якташ Владимир Михаил улы  Бехтеревның 160-еллык юбилеена туры китерелгән  «Неврология атнасы Казанда-2017» дигән нейрофорум Казанда уңышлы узды һәм өч уникаль чараны берләштерде: яшь галимнәрнең «Неврология киләчәге» дигән Бөтенроссия фәнни конференциясен, «Бехтерев укулары» дигән III Бөтенроссия конференциясен, неврология буенча III Бөтенроссия студентлар олимпиадасын.

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе (ТКҮРКПХ) күп еллар дәвамында яшьләрне хәрби хезмәткә хәзерләүдә,  хәрби хезмәткә һәм уку җыемнарга  гражданнар алуын оештыруда булышлык күрсәтә.


20
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенә Мурманск өлкәсенең делегациясе килеп китте.

2017 елның 18 февралендә Казанда кардиология буенча «Көчле таҗсыман синдром (КТС). ST  күтәрелмәгән  КТС белән пациентларны дәвалау мәсьәләләре» дигән конференция булды.

Урыссу районында Урыссу үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләренең чангы эстафетасы узды. Хастаханәнең 150 хезмәткәре Баш табиб кубогы өчен көрәште. Эстафетада 6 команда катнашты. Узышу 1,5 км  арага узды.

2017 елның 13 февраленнән башлап 19на кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8556 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1124 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6817– төрле авыруларга, шул санда 190 инсультка һәм 42 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 77 тапкыр чыктылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International