Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.
Түбән Кама үзәк күп профильле хастаханәнең медицина хезмәткәрләре табигатьтә ял итәргә һәм күңел ачырга җыелдылар – гадәттәгечә узган медицина хезмәткәрләре көнен билгеләргә.
Конференциядә абдоминаль һәм торакаль хирургиянең диагностикалауның һәм кичектергесез хәлләрдә хирургик дәвалауның мөһим мәсьәләләре, авыр хирургик йогышлар вакытында операциядән соң алып бару һәм интенсив терапия карап тикшерелделәр. Шулай ук куркыныч хәлдәге авыруларга ярдәм оештыруның, диагностикалауның һәм оператив дәвалауның инновацион алымнары мәсьәләләренең киң өлкәсе һәм реабилитацияләү мәсьәләләре карап тикшерелде.
«Ел табибы – Ак чәчәкләр» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләүнең телевидение юрамасын 25 июньдә 15.00 сәг. «ТНВ» каналында карагыз.
Бүген Татарстанда берьюлы биш модуль патологоанатомия бүлеге (ПАБ) ачылды. Азнакайда, Буада, Сарманда һәм Базарлы Матакта ПАБ эшләренә старт ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин видеоэлемтә шартында бирде.
Казанда 23 июньдә үз эшен башлаган V Россия-Япония нейрохирургик симпозиумның катнашучылары бүген РКДҮнә килеп киттеләр.
2016 елның 23 июненнән башлап 25нә кадәр беренче тапкыр Казанда педиатрлар, балаларның гастроэнтерологлары һәм башка кызыксынган белгечләре өчен Халыкара Көнчыгыш Европа җәйге мәктәбе уза.
Бөгелмәнең ашыгыч медицина ярдәме фельдшерлары салада торучыларга килделәр, бу юлы чакыру буенча түгел – аларның сәламәтлекләрен тикшерергә. Медиклар Бөгелмә районының Покровка саласына килеп киттеләр
2016 елның 24 июнендә суд-медицина экспертларының 50нче фәнни-гамәли конференциясе чикләрендә Татарстан Республикасының Байлар Сабасы поселогында патологоанатомия бүлегенең модульле бинасын тантаналы ачу планлаштырылган.
Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә бүген Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы тәкәллеф булды. Табибларны һөнәри бәйрәмнәре белән татар эстрада йолдызлары тәбрик иттеләр.