20 июньнән башлап 26на кадәр Казанның ашыгыч хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7853 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 1112 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 43 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 45 кеше зыян күрде, 18 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 128 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5963 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 47, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары –188.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 191гә кимеде (авырулар һәм бәхетсез очраклар исәбенә). Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 6га, янгыннар буенча – 4кә, көчле миокард инфарктлары буенча – 11гә кимеде. Чакырулар саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 5кә, бала табулар буенча – 18гә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 69га артты.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.