Ел саен дөньяда яман шеш авыруның 12,4 млн яңа очрагы ачыклана. Соңгы 30 ел эчендә авыручылар саны икеләтә артты. Татарстанда ел саен яман авыруларның 14000 артык яңа очрагы ачыклана. Авырып киткәннәрнең гомуми саныннан 52% – хатын-кызлар һәм 48% – ирләр. Хәзер Татарстанның һәр 43нче яшәүчесе онкодиспансерда исәптә тора.
Бүген «Татарстан Республикасының Төньяк-Көнбатыш, Кама арты, Кама алды һәм Идел буе алды регионарында онкологик ярдәмне камилләштерү» темасына районара семинар-киңәшмә булды.
Фикер алышуның төп темасы остеосинтез өчен яңа имплантлар һәм әсбаплар булдылар. Мастер-класс чикләрендә күрсәтмә операцияләр, лекцияләр һәм чит ил медицина компаниясе яңалыклырының презентациясе узды.
Гаиләле кешеләр меланома һәм тире яман шешләре белән сирәгрәк авырыйлар дип табиблар-онкологлар игътибар иттеләр. Моның турында бүген «Татар-информ» МА пресс-конференциясендә КДМАнең онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасы профессоры Зинаида Афанасьева белдерде.
Бүген, 28 июньдә, берьюлы ике фельдшер-акушерлык пунктын Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Зәй районында ачты.
Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе токсикология үзәгенең табиблары искәртәләр: Татарстан Республикасында агулы еланнарның – кара еланнарның чагу очраклары ешайдылар. Шәһәр эченнән чыгу вакытында бик игътибарлы булыгыз. Еланнар юл кырыйларында булырга мөмкин. Аеруча алар көннең эссе вакытында куркынычлы.
Бүген Татарстанда тире яман шешләре һәм меланома белән көрәшү нәтиҗәлелегенә багышланган «Татар-информ» МА пресс-конференциясе булачак.
С.Сәйдаш исемендәге ЗКЗда КДМУ дәвалау факультетының студентларына дипломнарны тапшыру булды. Шушы елда КДМУ дәвалау факультетын тәмамлаучылары 290 кеше булды, алар арасында 64 – чит илдән. 45 тәмамлаучы кызыл диплом алды.
Республика клиник хастаханәсе кабул итү-диагностика бүлегенең конференц-залында микробиологлар өчен фәнни-гамәли конференция уза. Белгечләр фикер алышуының төп мәсьәләсе булып «Антибиотикларга резистентлыкның төп механизмнары һәм эпидемилогиясе. Сизгерлекне билгеләү алымнары (яңа Россия тәкъдимнәре, EUCAST белән гармонизацияләү)» темасы тора.
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе министр Адел Вафин башлыгында эш визиты белән Санкт-Петербургта. Визит программасы чикләрендә делегация Россия ГТХМның «А.М.Никифоров исемендәге Бөтенроссия ашыгыч һәм радиацион медицина үзәге» ФДБОның хәзерге заман медицина үзәгенә килеп китте. Медицина үзәгендә кунакларга рентген, КТ, МРТ сүрәтләре белән беррәттән ЭКГ тикшеренүләренең мәгълүматларын сакларга рөхсәт итүче хәзерге заман информацион системасын күрсәттеләр. Шулай ук кунаклар 1803 елда фәкыйрь кешеләргә оештырылган Шәһәр Мариин хастаханәсенә килеп киттеләр.