ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2016 ел
җомга

БРКХдә беренче ярты еллык өчен эш йомгаклары буенча Хастаханә советы булды. Беренче ярты еллык өчен хастаханә эшчәнлегенең йомгакларын һәм икенче ярты еллыкка клиника үсешенең бурычларын баш табиб Рафаэль Шавалиев тавышландырды.


25
июль, 2016 ел
дүшәмбе

18 июльдән башлап 24нә кадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7558 тапкыр чыктылар.

Чакыруларның күбесе – 5618 – төрле авырулар белән бәйләнгән. Чакыруларның яртысы – 3,5 мең – көтелмәгән авыруларга килгән, шул санда 39 инфаркт һәм 171 инсульт. Бәхетсезлек очракларына медиклар 1094 тапкыр чыктылар.  Юл-транспорт һәлакәтләренә ашыгыч ярдәм машиналары 36 тапкыр, янгыннарга – 19 тапкыр чыктылар. Бала табуларга медиклар 120 тапкыр чыктылар. Шулай ук җәмәгать урыннарында ярдәм күрсәтү өчен 1649 чакырулар үтәлде.

Регионара клиник-диагностика үзәге бүген Portavita компаниясе белән хезмәттәшлек турында килешүгә имза куйды.


24
июль, 2016 ел
якшәмбе

Бүген төнге  2 сәгатьтә Лаеш районының Столбище с. керү урынында ЮТҺ булды. Җиңел автомобиль юлдан төшү нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде. 2 кеше авыр хәлдә, калганнары уртача авыр хәлдә РКХнә тапшырылдылар. ЮТҺ урынына АМЯнең 4 бригадасы чыкты.


23
июль, 2016 ел
шимбә

2016 елның 22 июлендә 16 сәг.30 мин. «Волга» М-7 федераль юлының 958 км ЮТҺ булды. КАМАЗ автомобиле җәяү йөрүчеләрне таптау нәтиҗәсендә 2 кеше зыян күрде. ЮТҺ урынында 1 кеше һәлак булды, икенчесе ашыгыч медицина ярдәме машинасында үлде. ЮТҺ урынына Мамадыш районы АМЯнең 1 фельдшер бригадасы чыкты.


22
июль, 2016 ел
җомга

Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан медицина инструментлары заводына (КМИЗ) килеп китте. Аны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Куркынычсызлык советының сәркәтибе Айрат Шәфигуллин, Казан мэры Илсур Метшин, заводның җитәкчелеге озатып бардылар.

РКХнә Кытай сәламәтлек саклау вәкилләре килеп киттеләр. Кунаклар ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ф. Яркаева озатуында килделәр. Делегация составында: Хотан КХР СУАР округы Вәкиле Азиз Муша, Вәкил урынбасары Гулишинхан Матинияз, округның Сәламәтлек саклау һәм гаиләне планлаштыру  эшләре буенча комитетның Рәисе Хотан Рабия Абдурахман, уйгур медицинасының округ хастаханәсенең баш табибы  Хотан Алимжан Абдужалин, Моюй (Каракаш) өязенең  уйгур медицинасының баш табибы Азиз Абдулимит һәм КХР СУФР чит ил һәм миграция эшләре канцеляриясенең референты Цзяньлун Лю.

Бүген иртәнге 6 сәг. Тукай районында Яр Чаллы – Мусабай автоюлында ЮТҺ булды. Җиңел автомобиль аударылу нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде, балалар юк иде. ЮТҺ урынына Тукай районының АМЯнең 2 фельдшер бригадасы чыкты. Бөтен зыян күргән кешеләр уртача авыр хәлдә Яр Чаллы шәһ. АМЯХнә тапшырылдылар.


21
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Иннополис шәһәрдә ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең 2нче номерлы Консультатив сырхауханәсендә журналистлар өчен пресс-тур узды. Масса-күләм  мәгълүмат чараларының вәкилләрен каршыладылар: РКХнең сырхауханә хезмәте буенча баш табиб урынбасары А.С. Хәйруллов, медицина үзәгенең җитәкчесе А.В. Бәдретдинов, медицина үзәге җитәкчесенең урынбасары, амбулатор реабилитацияләү бүлегенең мөдире А.И. Мортазин һәм амбулатор үзәкнең кураторы С.А.Сенек. Чара ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгече Р.А.Бодрова катнашуы белән узды. Җитәкчеләр кунакларны яңа дәвалау-реабилитацияләү үзәгенең эшчәнлеге белән таныштырдылар, аның мөмкинлекләре турында сөйләделәр.  Журналистлар медүзәкнең бөтен бүлекләренә һәм блокларына килеп киттеләр, бөтен юнәлешләрнең җитәкчеләре һәм пациентлар белән аралаштылар.

Түбән Кама шәһ. «Спасение» сырхауханәсендә онкологик авыруларның профилактикасы буенча ике айлык акция тәмамланды. Ике меңнән артыграк кеше, алар арасында «Спасение» сырхауханәсенә беркәтелгән «Нижнекамскнефтехим» хезмәткәрләре һәм Түбән Кама яшәүчеләре онкомаркерларны тикшерү өчен анализлар бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International