ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2015 ел
җомга

Казанда 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең сырхауханәсендә капиталь ремонт тәмамланды. 17 меңгә якын беркетелгән халыкка хезмәт күрсәтүче оешмада коммуникацияләр, түбә, һәм янгын куркынычсызлыгы системасы тулысынча яңартылдылар, эчке биналарының ремонты һәм бизәкләү эшләре ясалдылар. Яңартылган бинада медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатын Казан мэры Илсур Метшин билгеләде. Шәһәр башлыгын озатып бардылар: ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлдинов, социаль мәсьәләләр буенча Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Наталья Гречанникова, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең башлыгы  Дамир Фаттахов, Казан буенча ТР ССМ Сәламәтлек саклау идарәсенең башлыгы Илнур Халфиев.


24
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

 Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Регионара клиник-диагностик үзәктә йомгаклау пресс-конференциясендә масса-күләм  мәгълүмат чараларының вәкилләре белән очрашты. Гадәттәгечә министр йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшү елы дип билгеләнгән 2015 елның иң мәгънәле вакыйгаларын һәм нәтиҗәләрен билгеләде һәм киләсе елга планнарны ачыклады.

Биектау муниципаль районы 40 уникаль президент программасыннан 30да катнаша. Аларның берсе –  «2012–2016 елларга Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәмен камилләштерү» республика максатлы программасы. Озерный поселогында өч йөзенче «юбилей» модульле ФАПы ачылды.

Бүген Кама балалар медицина үзәгендә дәвалауда булучы балалар өчен «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе узды. Кыш бабай, Кар кызы һәм аларның яңа ел свитасы көтелмәгән сюрпризлар, шулай ук күп баллы бүләкләр белән КБМҮ Балалар хастаханәсенең кечкенә пациентларына килделәр. Бәйрәм программасын «Фиолетовый НЕ ОН» оешмалары һәм шәһәр студентлар советы хәзерләделәр. Ә сәламәтлек хәле  буенча бәйрәмгә килә алмаган балалар үз палаталарында татлы ашамлыклар белән бүләкләнделәр. Кыш бабай һәм Кар кызы бүлекләр буенча узып чыктылар һәм үз визитлары белән балаларда таң калдырдылар.

Билгелик, шәһәр студентлар советы инде 10 ел шундый хәйрия акцияләрендә катнаша.

Беренче ярдәм информацияле дә була ала. Шалтыратуларны кабул итү үзәге, яисә «Колл-үзәк» Бөгелмә РҮХнең сырхауханәсендә эшли башлады. Бердәм күп каналлы номер буенча бөтен белгечләрнең кабул итүләренә язылырга, медицина хезмәткәрен өйгә чыкыруны рәсмиләштерергә, шулай ук шәһәрнең өлкән сырхауханәсе эше буенча белешмә мәгълүматын алырга мөмкин була.


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының  Республика иммунологик комиссиясенең утырышы булды. Анда риск төрекмнәреннән кешеләрнең пневмококк йогышларын вакцина профилактикалавына хәзерге заман карашлары турында фикер алышуга багышланган белгечләр-экспертлар докладларын тыңладылар. Утырышта эпидемиология, педиатрия, иммунология, пульмонология өлкәсендә әйдәүче белгечләр катнаштылар. Утырыш барышында эпидемиология, хастаханәдән тыш пневмонияне дәвалау һәм профилактикалау мәсьәләләре, шулай ук пневмококк йогышының махсуслаштырылган иммунопрофилактикасына хәзерге заман карашлары карап тикшерелделәр. Шуның өстенә, утырышта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Глобаль инициативасы чикләрендә полиомиелитка каршы икевалентлы вакцинаны куллануга күчү буенча чараларны үтәү мәсьәләләре турында фикер алышынды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында  «Җиңү хакына» дигән хәтер китабын җәмәгать оешмаларының җитәкчеләренә тапшыру булды. Басма Татарстан медикларның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә кертелгән өлешенә багышланган һәм Советлар Союзының Германия өстеннән Бөек Җиңүнең 70-еллыгына бастырып чыгарылган.

Шундый исем астында Кан һәм аның компонентларының ирекле донорлыкның үсеше программасы чикләрендә 22 декабрьдә Әлмәт кан үзәгендә «Мин – ТР доноры» проектының донор акциясе узды. Акциядә катнашучылар проектның регуляр донорлары белән бергә кан бирделәр. Шундый  акцияләрнең мәгънәсе – донорлыкны Татарстан яшьләре арасында популярлаштыру.

Дәүләт сәясәтенең иң мөһим бурычларының берсе – халыкның наркотизацияләнүен профилактикалау. Наркотикларга каршы безнең җәмгыятьнең позициясе соңгы елларда аеруча сизелеп тора һәм актив формалаштырыла. Профилактика программалары һәм гомуми наркотикларга каршы эшчәнлек прогнозлау һәм хәлне күзәтү алымнарын модельләштерергә, наркоманияне кисәтү һәм аның таралуы буенча системалы эшне төзергә чакыралар.

Бүген «Мамадыш районы үзәк хастаханәсе» ДАССОда «СК «АК БАРС-Мед» ҖЧҖ белән страховать ителгән кешеләр белән «түгәрәк өстәл» булды.  Чарада Мамадыш шәһ. һәм Мамадыш районында  «СК «АК БАРС-Мед» ҖЧҖ вәкиллеге директоры Радий Газизуллин һәм Яр Чаллы шәһ. «СК «АК БАРС-Мед» ҖЧҖ филиалының страховать ителгәннәрнең хокукларын саклау бүлегенең башлыгы Резеда Гайнутдинова катнаштылар. Баш табибның сырхауханә эшләре буенча урынбасары Рамил Галиев, баш табибның медицина бүлеге буенча урынбасары Илдус Демиев хастаханәнең вәкилләре булдылар. Пациентлар страховать ителгән шәхесләрнең хокуклары һәм бурычлары турында 2015 елга дәүләт  гарантияләре программасына ярашлы, «АК БАРС» страховой төркеменең эшчәнлеге һәм страховой продуктлар турында мәгълүматлар алдылар. РҮХнең  һәм страховой компаниясенең вәкилләре бөтен барлыкка килгән сорауларга тулы җаваплар бирделәр. Үз чиратында пациентлар РҮХнең медицина хезмәткәрләренә, очрашуны оештыручыларга бирелгән мәгълүмат  һәм диалог өчен рәхмәт сүзләрен  әйттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International