Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында пневмококк йогышын вакцина профилактикалавына хәзерге заман карашлары турында фикер алыштылар

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының  Республика иммунологик комиссиясенең утырышы булды. Анда риск төрекмнәреннән кешеләрнең пневмококк йогышларын вакцина профилактикалавына хәзерге заман карашлары турында фикер алышуга багышланган белгечләр-экспертлар докладларын тыңладылар. Утырышта эпидемиология, педиатрия, иммунология, пульмонология өлкәсендә әйдәүче белгечләр катнаштылар. Утырыш барышында эпидемиология, хастаханәдән тыш пневмонияне дәвалау һәм профилактикалау мәсьәләләре, шулай ук пневмококк йогышының махсуслаштырылган иммунопрофилактикасына хәзерге заман карашлары карап тикшерелделәр. Шуның өстенә, утырышта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Глобаль инициативасы чикләрендә полиомиелитка каршы икевалентлы вакцинаны куллануга күчү буенча чараларны үтәү мәсьәләләре турында фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International