"Шәфкать туташы һөнәре - минем тормышым!" - горурлык белән Чаллы шәһәренең Л.Н. Ганиева ис. 4 нче шәһәр поликлиникасының хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Ләйсән Сәетгәрәева белдерә.
Идел буе федераль округында «Мистер Сидр» алкогольле эчемлеге белән агулануның күп санлы очраклары теркәлгән, шул исәптән үлем белән тәмамланган. Роспотребнадзор төбәк ведомстволарына әлеге бренд астында сатыла торган барлык алкоголь продукциясен кибетләрдән алырга кушты.
Алабуга РҮХ табиблары, фельдшерлары һәм шәфкать туташлары җыелмасы узган атна ахырында узган медицина хезмәткәрләре Спартакиадасының зона этабында беренче урынны алды.
6 һәм 8 июньдә Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге «Содружество» АҖ шәһәр яны пассажирлар компаниясе белән берлектә «Казан – Арча – Казан» һәм «Казан – Зөя – Казан» электричкалары пассажирлары өчен «Сәламәтлек электричкасы»профилактика акциясен үткәрә.
2023 елның 23 июнендә Казанда «Медицинада куркынычсызлык: технологияләр, карарлар» фәнни-гамәли конференциясе узачак.
«Табиб белән йөрү» максатлары - йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын профилактикалау һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвеше идеясен популярлаштыру.
Кинәт бала үлеме синдромы (СДВС) – беренче елгы баланың йокыда көтелмәгән үлеменә карата кулланыла торган төшенчә. Ул 100 000 яңа туган сабыйның 25енә кагыла. Күпчелек очракта синдромнан 2-4 айлык сабыйлар үлә.
Түбән Кама Үзәк медицина хастаханәсенең югары квалификацияле категорияле табиб-кардиологы Зөлфирә Бигашева пациентларга йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләр өчен куркыныч факторлар турында сөйләде һәм кыйммәтле киңәшләр бирде.
2 июньдә төнлә Мәскәүдән Казанга очу вакытында пассажирның хәле кинәт начарлана. Ул аңын югалта башлый, көзән җыеру синдромы барлыкка килә, кан басым кискен төшә. Стюардесса пассажирлар арасында табиблар юкмы дип сорый.
Бүген Сәламәт туклану һәм артык ашаудан баш тарту көне билгеләп үтелә.