ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көненә багышланган акциягә кушыла (чара 20 ноябрьдә 10.00 сәг. «Баскет-холл» спорт комплексында узачак). Юлларда шәхеснең хәрәкәт итү куркынычсызлыгы кешелекнең глобаль әһәмиятләренең берсе булып мөһимлеккә казана. БМО инициативасы буенча 2009 елның ноябрендә Мәскәү шәһәрендә «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча беренче бөтендөнья министрлык конференциясе: эш итәргә вакыт!» бу мәсьәләгә багышланды. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясе тәкъдиме буенча, 2011 елдан башлап 2020 елга кадәр чор «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эш итү унъеллыгы» дип игълан ителде. Анонска сылтау http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/polez_inf.htm сайтында урнашкан.

Түбән Кама табиблары үлемнән тиз һәм оператив коткаралар, нәкъ кинодагы төсле – моңа йөрәк өянәге булган пенсионерка Тамара Ахонькова ышана. Рәхмәтле  пациентканың тарихын НТР телеканалында карагыз.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе сәламәтлек саклау министры Адел Вафин башлыгында эш визиты белән Төркия Республикасында. Истанбулга килгәч Татарстан делегациясе Истанбулның хәзерге заман клиникаларының берсенә «Liv Hospital» клиникасына килеп китте. Шулай ук  Истанбул Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе, профессор  Селами Албайрак белән очрашу булды. Эш визитының программасында «Мемориал-Шишли», «Мемориал – Аташехир» клиникаларына барып кайтулар планлаштырылган.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшү милли елы чикләрендә «Чирмешән район үзәк хастаханәсе» ДАССОның табиблары районның яшәүчеләре өчен профилактик акцияләрне дәвам итәләр. Чираттагы чара ФДКОның Янгын сүндерү частенең хезмәткәрләре белән уздырылды.

2015 елның 11 ноябрендә «РМПҮ» ДАССОның белгечләре Раифа махсус ябык типлы училищесы укучыларына дөрес булмаган ашау белән бәйле алиментар авыруларны профилактикалау буенча видеолекторий уздырдылар.

Халыкара диабет федерациясе һәм Бөтендөнья  сәламәтлек саклау оешмасы белән нигезе салынган Бөтендөнья диабет белән көрәшү көне ел саен дөнья илләренең күбесендә 14 ноябрьдә уздырыла. Бу дата Чарльз Бест белән бергә 1922 елда инсулин ачылуында төп рольне уйнаган Фредерик Бантингның туган көне хөрмәтенә булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International