Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе сәламәтлек саклау министры Адел Вафин башлыгында эш визиты белән Төркия Республикасында. Истанбулга килгәч Татарстан делегациясе Истанбулның хәзерге заман клиникаларының берсенә «Liv Hospital» клиникасына килеп китте. Шулай ук Истанбул Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе, профессор Селами Албайрак белән очрашу булды. Эш визитының программасында «Мемориал-Шишли», «Мемориал – Аташехир» клиникаларына барып кайтулар планлаштырылган.