Түбән Кама пенсионеркасы: Мине үлемнән коткарган малай-хирургка мин рәхмәтле

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама табиблары үлемнән тиз һәм оператив коткаралар, нәкъ кинодагы төсле – моңа йөрәк өянәге булган пенсионерка Тамара Ахонькова ышана. Рәхмәтле  пациентканың тарихын НТР телеканалында карагыз.

Тамара Ахонькова сөйли: «Мин андыйны кинода гына күргәнем бар иде, якшәмбедә һәм хирург: яшь, матур егет тә килгәнгә мин шаккаттым. Аны малай дип әйтеп була».

Нәкъ шул малай, ә ул хирург Азат Хәлиуллин, –  Башкорт медицина университетын тәмамлаучы.  Түбән Камада бер ел гына эшли. Ләкин үлемнән унлап кешене коткарырга һәм, әлбәттә, үзенең пациентларының рәхмәт сүзләрен ишетергә өлгергән инде. Табиб тыйнак кына, бу бит минем эшем генә, дип әйтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International