ТАССРның атказанган табибы Анна Александровна Фирсова вафат

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

ТАССРның атказанган табибы, акушер – гинеколог, Алабуганың мактаулы гражданины Анна Никандровна Фирсова һәм Кама буе нефте башында торган, безнең борынгы шәһәрне яңартуда зур өлеш керткән аның ире Евгений Петрович Фирсов якты дөньядан китте. Алар 62 ел бергә гомер итеп, бер көндә вафат булды.

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары, озак еллар намуслы хезмәте өчен А. Н.Фирсова «Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе, «Халыклар Дуслыгы» ордены, «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнде. Аңа «ТАССРның Атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде. Ә «Алабуга шәһәренең Мактаулы гражданины» исемен гамәлгә куйганнан соң, беренче булып ул 1993 елда алды. Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International