Казанда Бөтенроссия сәламәт яшәү рәвешенә булышлык күрсәтү «Без сәламәт – кушылыгыз!» акциясе узды. 12 майда Горький исемендәге ҮМһәмЯП яшел кырында масса-күләм зарядкада 2,5 мең шәһәр яшәүчесе катнашты. Унсигезенче тапкыр узган акция Казан ДМУ һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылды. Сәламләү сүзендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко «медик – ул кешеләргә үрнәк булып тора», – дип басым ясады. Дәүләт Думасы депутаты, җиңел атлетика буенча РФнең атказанган тренеры О. И. Павлова бөтен кешеләргә нык сәламәтлек һәм бары тик алга барырга теләде. Социаль сәясәт буенча Дәүләт Советы Комитетының Рәисе Светлана Захарова, үз чиратында, Татарстан – спортны үстерү һәм популярлаштыру өчен күп нәрсә эшләнә торган регион дип, билгеләде.
Бөтендөнья иммунизация атнасыын уздыру кысаларында Казанның 7нче номерлы Шәһәр балалар сырхауханәсендә «Вакцина – безнең саклануыбыз» темасына балалар рәсемнәренең смотр-конкурсы уздырылды.
Тавыш бирү социаль челтәрләрдә уздырылды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча беренче өч бүләкле урынны Әхмәтҗанова Сәидә, Хәсәнов Альмир һәм Яшков Анатолий алдылар. Шулай ук актив катнашу өчен Кузнецова Карина һәм Семенова Виктория бүләкләнделәр. «Тамашачы мәхәббәтенең бүләге» номинациясендә Ракеева Амелия һәм Шакирова Мәликә җиңүчеләр булдылар. «Иҗади гаилә» номинациясендә Злата һәм Милена Сватеевалар һәм Юлия һәм Вадим Черномашенцевлар билгеләнделәр.
Конкурсның җиңүчеләрен бүләкләү грамоталар һәм призлар бирү белән узды. Баллы бүләкләрне конкурсның бөтен катнашучылары алдылар. 3нче номерлы балалар музыкаль-тынлы мәктәбенең укучылары җиңүчеләрне котладылар.
Иртәгә Казанда ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашуы белән «Без сәламәт – кушылыгыз!» Бөтенроссия акциясе (Казан шәһ. Горький исемендәге ҮМһәмЯП) узачак. Горький исемендәге ҮМһәмЯПның яшел кырында уздырылачак масса-күләм зарядкада КДМУ студентлары, укытучылары һәм хезмәткәрләре, ТР Министрлыкларының һәм ведомстволарының вәкилләре, Казан шәһәренең яшәүчеләре (катнашучыларның гомуми саны – 2500дән артык кеше) катнашачаклар.
Түбән Камада бадминтон, волейбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, шахматлар һәм канат тарту буенча Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Яшел Үзән шәһәрләренең командалары катнашуы белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау хезмәткәрләре «Сәламәтлек – 2018» Спартакиадасының зональ сайлап алу ярышлары уздырылды.
12 майда Россиядә шәфкать туташлары көнен билгеләп үтәләр.
Бүген ике көнлек Казан маммология форумы-2018 ачылды, анда Россиядән һәм БДБ илләреннән иң яхшы табиблар һәм экспертлар сөт бизенең яман шешен диагностикалауның һәм дәвалауның көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышу өчен бер мәйданчыкта җыелдылар.
Евгения Яков кызы Маслова, бу кечкенә һәм нәфис хатын, һәрвакыт 40 килограммнан аз гына артык тартты. Аңа карап, аңа 100 яшь дип, ышанып булмый. Аларның яртысын казан табиб-офтальмолог Республика клиник хастаханәсенең күз бүлегендә эшләде. Үзенең пациентлары турында ул хәзер дә сәгатьләп сөйли ала. Бөек Ватан сугышы турында искә төшерергә яратмый. Сызлап бетмәгән әле.
Бөтен Россия Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73нче еллыгын билгеләде. Безнең илебез өчен бу дата аерым бер мәгънәгә ия. Иң кызыклы чараларның берсе «Үлемсез полк» йөреше. Меңләгән кеше колоннада сугыш геройларының фоторәсемнәре белән узды. Республика медицина берләшмәсенең вәкилләре актив катнаштылар. Акциядә ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы аппаратының хезмәткәрләре, медицина учреждениеләренең җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнаштылар. Билгеләргә кирәк, «Үлемсез полк» йөреше Казанда гына түгел, ләкин республиканың төрле шәһәрләрендә һәм районнарында узды.
11–12 майда «Казан Ривьерасы» ККда Казан маммология форумы-2018 булачак. Анда Рссиядән һәм БДБ илләреннән иң яхшы табиблар һәм экспертлар сөт бизен яман шешен диагностикалау һәм дәвалау көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышырга җыелачаклар. Форумга 300 артык белгеч киләчәк: онкологлар, нур терапевтлары, химиотерапевтлар, маммологлар, радиологлар, патоморфологлар, хирурглар һәм башка чиктәш белгечлекләрнең белгечләре.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, республиканың медицина җәмәгатьчелеге исеменнән һәм үземнән шәхсән безнең илебезнең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә кертелгән өлеш өчен Сезгә рәхмәт белдерәм.