Бөтендөнья иммунизация атнасыын уздыру кысаларында Казанның 7нче номерлы Шәһәр балалар сырхауханәсендә «Вакцина – безнең саклануыбыз» темасына балалар рәсемнәренең смотр-конкурсы уздырылды.
Тавыш бирү социаль челтәрләрдә уздырылды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча беренче өч бүләкле урынны Әхмәтҗанова Сәидә, Хәсәнов Альмир һәм Яшков Анатолий алдылар. Шулай ук актив катнашу өчен Кузнецова Карина һәм Семенова Виктория бүләкләнделәр. «Тамашачы мәхәббәтенең бүләге» номинациясендә Ракеева Амелия һәм Шакирова Мәликә җиңүчеләр булдылар. «Иҗади гаилә» номинациясендә Злата һәм Милена Сватеевалар һәм Юлия һәм Вадим Черномашенцевлар билгеләнделәр.
Конкурсның җиңүчеләрен бүләкләү грамоталар һәм призлар бирү белән узды. Баллы бүләкләрне конкурсның бөтен катнашучылары алдылар. 3нче номерлы балалар музыкаль-тынлы мәктәбенең укучылары җиңүчеләрне котладылар.