Казанлылар «Без сәламәт – кушылыгыз!» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар

2018 елның 12 мае, шимбә

Казанда Бөтенроссия сәламәт яшәү рәвешенә булышлык күрсәтү «Без сәламәт – кушылыгыз!» акциясе узды. 12 майда Горький исемендәге ҮМһәмЯП яшел кырында масса-күләм зарядкада 2,5 мең шәһәр яшәүчесе катнашты. Унсигезенче тапкыр узган акция Казан ДМУ һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылды. Сәламләү сүзендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко «медик – ул кешеләргә үрнәк булып тора», – дип басым ясады. Дәүләт Думасы депутаты, җиңел атлетика буенча РФнең атказанган тренеры  О. И. Павлова бөтен кешеләргә нык сәламәтлек һәм бары тик алга барырга теләде. Социаль сәясәт буенча Дәүләт Советы Комитетының Рәисе Светлана Захарова, үз чиратында, Татарстан – спортны үстерү һәм популярлаштыру өчен күп нәрсә эшләнә торган регион дип, билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International