ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Аллергологик авыруларны профилактикалау буенча ун көнлек чикләрендә Казанда Республика фәнни-гамәли «Балалар аллергологиясе һәм пульмонологиясе: мәсьәләләр һәм казанышлар» конференциясе булды. Конференциядә педиатрлар, балалар аллергологлары һәм пульмонологлары катнаштылар.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының мәгълүматлары буенча, соңгы 10 ел эчендә Россиядә аллергик авырулар белән авыручылар саны сизелерлек арткан. Аллергия белән һәр дүртенче бала интегә. Сулыш органнарының авырулары белән (66%) пациентлар күпчелек тәшкил итәләр, азык-төлек аллергиясе пациентларның 20% очраша, аллергик ринит – 9%, дару аллергиясе –  4%,  бөҗәкләр тешләвенә аллергик реакцияләр –1% пациентларда очраша.

Җәй – иммун системаны күтәрергә иң әйбәт вакыт, бигрәк тә сезонлы яшелчә һәм җиләк-җимеш барлыкка килү белән. Шуның белән бергә вакытның шушы чорында кеше организмы төрле эчәк йогышларына иң зәгыйфьле була

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының делегациясе ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева башлыгында Санкт-Петербургта  «В.А. Алмазов исемендәге Төньяк-Көнбатыш федераль медицина тикшеренү үзәге» ФДБОна килеп киттеләр

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Әгерҗе үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табиб вазыйфасына Эдуард Виль улы Овчинников билгеләнде.

Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең белгечләре Белгород өлкәсеннән коллегалары белән эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Визит максаты – югары технологияле ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтүдә  АМЯХ тәҗрибәсен өйрәнергә.


12
июль, 2017 ел
чәршәмбе

2012 елның 28 августында «Дом Роналда Макдоналда» хәйрия фонды Казанда беренче социаль кунакханә төзелешен башлады. Ә 2013 елның июлендә кунакханә ишекләрен кунаклар өчен ачты. Балалар дәвалау вакытында якын кешеләре белән аерылмас өчен кунакханә хастаханәнең территориясендә урнашкан. Ачылу вакытыннан «Дом Роналда Макдоналда» кунакханәдә 7 мең бала һәм аның ата-анасы кунак булган.

Бүген Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева катнашуы белән Татарстан Республикасы гражданнарын амбулатор шартларында дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре турында семинар узды.

Түбән Кама наркология диспансерында бөтен танылган наркотик матдәләргә анализлар ясаячаклар – лабораториядә газ белән эшли торган «Маэстро» хроматографы барлыкка килде. Анализатор кеше организмында нааркотик матдәләрнең 300 мең төрен билгели ала. Республикада шундый медицина җиһазы Казанда һәм Яр Чаллыда бар. Элек анализларны шунда тапшырганнар иде.

Бүген Адел Вафин Чистай үзәк район хастаханәсе бүлекләренә килеп китте. Анда ул оешманың хезмәткәрләре һәм пациентлары белән аралашты. Шулай ук Адел Вафин балалар сырхауханәсе территориясендә булып китте. Анда хәзер төзү эшләре бик кызу баралар. Чистай ҮРХ микрорайонында сырхауханә  беренче яшь пациентларны шушы елның көз көннәрендә инде кабул итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International