ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2017 ел
җомга

25 июньдә «МЕГА» сәүдә үзәгендә 10 сәг. башлап 16 сәг. кадәр «Казан күкрәкнең яман шешенә каршы» дигән социаль акция узачак. Акция чикләрендә хатын кызлар түләүсез Республика клиник онкология диспансерының онкологлары-маммологлары каравын, инновацион җиһазда ультратавыш тикшерүне уза һәм күкрәкнең яман шеше профилактикасы мәсьәләләре буенча табиблар консультациясен ала алачаклар.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Медицина хезмәткәрләренең ассоциациясе Идарәсенең утырышы ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Җәмәгать советының рәисе Чингиз Мәхмүтов катнашулары белән булды.

Әлмәт шәһ. «Нефтяник» хоккей клубының хоккеистлары Иннополис шәһ. Медицина үзәгендә тикшерү уздылар. Хокеистларны квалифицияле табиблар белән уздырган тикшерү – авырулар һәм җәрәхәтләнүләрне кисәтүнең иң нәтиҗәле чараларының берсе. Хәлне бәяләү спортсменны җәрәхәтләргә китерүче факторларны ачыкларга һәм киләчәктә аларны бетерү буенча чараларны кабул итәргә рөхсәт итә.


22
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Республика клиник хастаханәсендә пациентларның хәле һәм аларны дәвалау мәсьәләләре буенча медиклар өчен видеоконсультация системасын тәкъдим иттеләр. Хәзер хастаханә белгечләре район хастаханәләренең табиблары белән, хәттә ялда булганда да бәйләнешкә керә алачаклар.

Бүген Яр Чаллыда «Татарстан медицинасының үзгәрешләр лидерлары-2020. Корпоратив компетенцияләр моделе» дигән белем бирү сессиясе Автоград дәвалау оешмаларының җитәкчеләре катнашуы белән узды.

Иннополис шәһ. Дәвалау-реабилитация үзәгенә РФА академигы, профессор, «Медси» компанияләр группасы» АҖнең Стационар кластеры директоры Константин Лядов килеп китте.Очрашуда шулай ук Торгызу буенча дәвалау үзәгенең җитәкчесе, м.ф.д. Елизавета Конева катнашты.


21
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Кытай Халык Республикасы Сычуань  провинциясенең делегациясе белән очрашты. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында очрашу чикләрендә республика ведомствосы башлыгы Адел Вафин Татарстанда сәламәтлек саклау системасы ничек төзелгән, шулай ук приоритетлар һәм бурычлар турында сөйләде.

Эш сәфәре барышында Кытай Халык Республикасы Сычуань  провинциясенең делегациясе Татарстанның медицина оешмаларына килеп китте. Шулай Татарстан башкаласы кунаклары Республика клиник хастаханәсенең, Республика клиник онкология диспансерының, Балалар республика клиник хастаханәсенең, Регионара клиника-диагностика үзәгенең, Казанның 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең эшләре белән таныштылар.

Бүген «Бердәм Россия» көннәре» проектының чикләрендә Республика медицина профилактикасы үзәгенең медиклары Питрәч районында тикшерү уздырдылар.

Башкарма комитетның Мәгълүматый сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча идарәсе һәм Яр Чаллы шәһ. ММЧ «Шәһәр, предприятие, кешеләр» дигән махсус пректны җибәрделәр. Анда Чаллының алдынгы предприятиеләрен һәм оешмаларын тәкъдим итәләр. Бүген фото һәм видеокамералар төзәгече астында Кама балалар медицина үзәге булып чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International