ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көнен Татарстанда уздыру чикләрендә Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәсенең 1нче һәм 2нче номерлы сырхауханәләрендә «Пациент мәктәбе» узды, анда инсульт үсешенең профилактикасы турында сөйләделәр.

Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көненә туры китерелгән инсульт профилактикасы темасына«түгәрәк өстәл» Чирмешән районында узды. Чарада инвалидлар җәмгыятенең вәкилләре һәм инсульт кичергән кешеләр катнаштылар.

Бүген Әлки муниципаль районының Базарлы Матак район үзәк хастаханәсендә артериаль гипертония профилактикасы буенча акция узды. Эш көненең башы алдында бөтен теләүчеләргә артериаль кан басымын үлчәделәр, инфаркт һәм инсульт кузгатучы факторлар турында фильм күрсәттеләр.

2016 елның 29 октябрендә Югары Ослан районында, Олан – Каратун автоюлының 6 км-да ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде. Бер зыян күргән хатын авыр хәлдә һәм ике кеше уртача авыр хәлдә  Казан шәһ. 12нче клиник хастаханәсенә тапшырылды. ЮТҺ урынына Югары Ослан АМЯнең ике фельдшер бригадасы чыкты.

Узган якшәмбедә, 7 сәг. 55 мин., Аксубай районында Норлат-Чистай автоюлының 43 км-да ЮТҺ булды. Җиңел һәм йөк автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә ЮТҺ урынында ике кеше һәлак булды. ЮТҺ урынына Аксубай РҮХнең фельдшер бригадасы чыкты.

Халык хәбәрдарлыгын арттыру максатында Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көнендә Әлмәт сәүдә үзәкләренең берсендә акция узды. Аның чикләрендә Әлмәттә торучылар артериаль кан басымын үлчи һәм Әлмәт медицина профилактикасы үзәге белгечләренең консультациясен ала алдылар.

Казанда сулыш алу әгъзаларының авырулары буенча фәнни-белем бирү конференциясе узды. Бөтен Татарстаннан 100 артык табиб үпкәләрнен озакка сузылган обструктив авыруын,  бронхиаль астманы, авыр пневмонияне, респиратор вируслы йогышларны һәм гриппны, интерстициаль үпкә фиброзын һ.б.  диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Казанда идиопатик үпкә фиброзы (ИҮФ) мәсьәләсе буенча Идел буе федераль округының баш белгечләре-пульмонологлары киңәшмәсе узды.  Киңәшмәдә клиник очраклар, милли клиник тәкъдимнәр турында фикер алыштылар.


30
октябрь, 2016 ел
якшәмбе

Илдар Аглуллин колоректаль ракны дәвалауда яңа эшкәртүләр өчен бүләккә тәкъдим ителде.

29 октябрьдә,  Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көнендә, «Мега» сәүдә үзәгендә шушы авыруга халыкның игътибар итүе максаты белән  инсульт профилактикасы буенча акция булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International