Республика кан үзәгендә Интерсол өстәмә эремәсендә аферез тромбоцитлар концентраты дигән яңа продуктының җитештерүве җибәрелде.
Бүген Татарстанда 37185 кан доноры бар, алар арасында 34 мең кешеканны бушлай бирәләр, 11 746 кеше – мактаулы донор. Ел саен Татарстанда 47 тоннга якын кан хәзерләнә. Ирекле донорлар аркасында 37 тонна кан җыярга уңышлы булды.
Ветераннарга ярдәм адреслы һәм нәтиҗәле булсын дип, Балалар республика клиник хастаханәсенең хезмәткәрләре һәр ветеранга нинди ярдәм кирәкне аныклый торган сорау алу үткәрделәр.
Медпрофилактика үзәге хезмәткәрләре Түбән Камада Ветераннар йортына килеп киттеләр. Анда хәзерге вакытта 179 кеше яши. Медиклар артериаль кан басымын, канда глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсен үлчәделәр, күрү сәләтен һәм авыз куышлыгының хәлен тикшерделәр, электрокардиограмманы ясадылар.
Республика канн үзәгендә бүген Россия Федерациясенең Мактаулы доноры Әнвәр Гыйниятуллинны Россия Федераль медик-биологик агентстлыгының ведомство билгесе – «Донор хәрәкәтенә булышлык өчен» медале белән бүләкләү булды.
Әлмәт «Татнефть» ААҖнең спорт комплексында Әлмәт медицина хезмәткәрләренең спартакиадасы узды. 13 ел инде Татарстанның нефть башкаласының медицина хезмәткәрләре шәхси урняк белән спорт белән шөгыльләнергә чакыралар.
Түбән Кама медицина көллиятендә Өлкәннәр көненә багышланган «Зирәклек көне» бәйрәме узды. Ветераннар өчен бәйрәм ашы оештырылды, һәр ветеранга бүләкләр, чәчәкләр, рәхмәт хаты һәм Түбән Кама медицина көллиятенең 50-еллык юбилеена багышланган китап тапшырылды.
2016 елның 26 сентябреннән башлап 2 октябренә кадәр Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8072 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1247 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6238 – төрле авыруларга, шул санда 163 инсультка һәм 40 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 110 тапкыр чыктылар.
Яр чаллы шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсенең хезмәткәрләре 1 октябрьдә узган «Урман утырту көне» дигән республика акциясендә катнаштылар. Алар Чулман проспекты буенча 31нче комплексы буйлап миләшләр һәм каеннар утырттылар.
Октябрьнең беренче дүшәмбесендә дөньяның күп илләрендә солидарлык һәм бөтен дөнья табибларының актив хәрәкәт көне дип саналган Халыкара табиблар көнен билгелиләр.