ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Онкология авырулары белән көрәшү елы чикләрендә Түбән Камада Меланома диагностикасы көне үтте. 25 кеше карап тикшерүне узды, аларның өчесе киләчәктәге гистологик тикшерүгә җибәрелде.

Чистай РҮХ балалар сырхауханәсенең медицина хезмәткәрләре белән башланган «Үзеңә ышан!» проекты чикләрендә кечкенә Чистайның яшәүчеләре өчен Яр Чаллы «Дельфинариенә» экскурсия оештырдылар. Тамаша балаларда тәэсир калдырды.

2016 елның 9 декабрендә Казан шәһ. «Корстон» КСККда «Хәзерге заман психиатрия: постмодернист тенденцияләр һәм үсеш перспективалары» дигән республика конференциясе узачак.

Республика медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре Республика стоматология сырхауханәсенең табиблары-стоматологлары белән бергә Казан шәһ. Вахитов районының 273нче номерлы балалар бакчасында авыз куышлыгы гигиенасы темасына сәламәтлек дәресен уздырдылар.


6
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

«Хәзерге заман инновацияләрен медицина практикасына кертү. Гибридлы операцияләр бүлмәсе» дигән проектны гамәлгә ашыру чикләрендә уздырылган хәзерләү чаралар максатында «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. Медсанчасте җирлегендә медицина программ  тәэминаты өлкәсендәге компаниянең (Германия) медицина консультанты М.С. Кабайкин катнашуында мастер-класс узды.

Казанда алтынчы тапкыр иң яхшы балалар табибын сайладылар –  XIII Россия «Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе» конгрессының чикләрендә «Минем яраткан балалар табибым» дигән региональ премия лауреатларын тантаналы бүләкләү церемониясе узды.

Дәвалау оешмасының хезмәткәрләрен юбилей белән котларга Түбән Кама муниципаль районы башлыгының урынбасары Эльвира Долотказина, ТР сәламәтлек саклау минисры урынбасары Илдар Фатыйхов, Түбән Кама муниципаль районы Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Венера Рәхимова килделәр.

Алабуга үзәк район хастаханәсе җирлегендә яңа «БарсМед» диагностик үзәге ачылды. Ачу тантанасында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашты.

Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә Әлмәт районы Җәмәгать советының күчмә утырышы узды. Аның эшендә Әлмәт районы башлыгының урынбасары Наҗия Хәйдәрова, шулай ук ТР ССМ Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина катнаштылар.

Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауның көнүзәк мәсьәләләре буенча  2016 елның 15 ноябрендә башланган  масса-күләм мәгълүмат чараларының вәкилләре арасында «Йөрәгеңне тыңла» дигән Республика конкурсы Татарстанда уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International